

Нәрсә-нәрсә, ә интрига кора белә инде йолдызлар! Кичә Салават Миңнеханов инстаграмына гарипләр коляскасында утырганын төшереп куйган иде. Шәфкать туташы аны хастәханә коридоры буйлап этеп бара... Билгеле, моны күреп җырчының инстадуслары борчуга калды. Салават әфәнде исә: «Дуслар, бик зур рәхмәт сезгә борчылуыгыз өчен. Нәрсә булганын сөйләп тормыйм. Кыскасы шул: кулыма операция ясадылар, гипс салдылар. Исән-сау, хәзер мин өйдә», – дип чираттагы хәбәрен язды. Әмма интриганы саклый әле, бөтен нечкәлекләрне әйтеп бетерми. Мөгаен, гипслы кулга бәйле яңа постлар алда көтәдер. Халык көтә бит: ул кулын ничек, ни рәвешле, нишләгәндә сындырган? Гүзәлем кайда булган?
Фаразлар тезелә башлады: “Мөгаен, мунча салганда егылып төшкәндер”, “өйдәге теге баскычыгыздан очтыңмы әллә? Текә бит ул сезнең”...