Вадим Захаров эшкә урнашкан

"Күптән йомшак кәнәфигә кунакларга вакыт", - дип язганнар аңа.

Бу хакта ул инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

«Яңа эш урыны уңышлы булсын. Дусларыма миңа ышанганнары өчен рәхмәт», — дип язган ул.

Вадим Захаров бик килешле генә эш өстәле артына утырып, фотога да төшкән.

«Илһам Шакировтан сораганнар ди бит: „Син эшкә кердеңме инде, әллә һаман җырлап йөрисеңме?“ — дип. Әйбәт булган, уңышлар»;

«Трактордан соң ияләшүе кыен булыр»;

«Нәрсәдер сата бугай»;

«Нәчәльник вазифасы килешә үзегезгә»;

«Сәркатип кирәкмиме, Вадим?»

«О, хәзер сиңа Вадим Борисович дип кенә эндәшәсе булыр, ахры»

«Күптән вакыт шундый җылы, йомшак кәнәфигә кунакларга», - дип язган җырчының инстадуслары.

«Икшермә ипи пешерү комбинатынамы әллә? Кайда булса да, исән-сау эшләргә язсын»,

«Куркынычсызлык хезмәте җитәкчесеме әллә? Мониторда камералар» — дип, Вадимның кайда эшләвен белергә тырышучылар да булган. Әмма Вадим комментарийларга җавап бирмәгән — үзенең яңа эш урынын сер итеп калдырган.

Чыганак: "Интертат" 

Читайте нас