«Бу гаиләдә артистлар һәм спортчылар гына. Бер эшләүче дә юк»

… дигән Данир Сабировның «теща»сы.

InstagramInstagram
Фото:Instagram

Инстаграмда кызлары һәм хатыны белән төшкән матур фотосын җырчы, юмор остасы Данир Сабиров әнә шулай тамгалаган.

«Бу гаиләдә бер теща гына эшли икән»;

«Ну, Данир, әбиең дә юморист икән синең. Аны да үз төркемеңә ал. Аннан тулысынча артистлар һәм спортчылар гаиләсе булачаксыз», — дип шаярткан инстачылар да.

«Ярар соң, эшләп кем баеган», — дигән дип яклаган Сабировлар гаиләсен инстачы.

«Әйтмә дә. Без дә гомер буе эшләдек. Хәзер ун мең пенсия алабыз», — дип куәтләгән аны икенчесе.

«Алай димәгез. Бик матур, күркәм, үрнәк гаилә. Күз тимәсен. Артистлар да бик күп хезмәт куялар, ә спортчылар турында, руслар әйтмешли, «вообще пашут», — дип тә комментарий калдырганнар.

Бер төркем инстачы гаиләдә бер эшче кул артсын өчен малай алып кайтырга кирәк дигән фикердә. «Бер малай кирәк, Данир! Слабо?», — дип сораган җырчы Зөфәр Хәйретдинов. «Чәчкә бакчасында бер малай җитми», «Әйе, әйе, малай кирәк», — дип башка инстачылар да кушылган. 

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас