Чирек гасыр бергәләр

"Бу көнне без көттек", - дигәннәр популяр җырчылар.

bigbookname.com Чирек гасыр бергәләрbigbookname.com Чирек гасыр бергәләр
Чирек гасыр бергәләрФото:bigbookname.com

“Фәридә-Алсу” дуэтының оешуына - 25, ә кызларның танышуына 30 ел тулган. Бу уңайдан эстраданың популяр дуэты Казанда юбилей концертын гөрләткән.

"Бу көнне бик көттек, концертның һәр деталенә кадәр ныклап уйладык. Барысын да җиренә җиткереп башкарырга теләдек. Хит җырларыбызны җырлаудан тыш, башка образларда да чыктык. “Зәңгәр шәл”, “Золушка” проектларыннан күренешләр күрсәттек. Биедек тә, җырладык та. 25 елдан соң, яңа сулышыбыз ачылды диясем килә. Алсу белән бер-беребезне бик яхшы тоябыз. Иҗат юлыннан бергә кулга-кул тотынып бару – зур бәхет ул. Концерттан соң икенче көнне уянуга, Алсуга шалтыраттым. Елашып, көлешеп рәхәтләнеп хис-кичерешләр белән уртаклаштык. Барысы да без көткәннән дә яхшырак булды. Эш урыныбыз - Казан шәһәр филармониясенә, хезмәттәшләребезгә, “Кызлар Пати” төркеменә бик зур рәхмәт. Дөньялар тыныч, имин булсын иде”, - дип сөйләгән  Фәридә Әхмәтшина.

Чыганак: tatpressa.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас