

Эстрада җырчылары арасында Ришат Галихановны халык аеруча ярата. Моңлы тавышы, мәгънәле җырлары, тыйнаклыгы белән дә аерылып тора ул. Ришат Галиханов башкаруындагы җырларны радио-телевидение аша даими ишетеп торабыз.
Әлеге вакытта сәхнә артистлары өчен бик катлаучы чор. Республикада кертелгән үзгәрешләр мәдәни тормышка да йогынты ясамый калмады. Кайбер артистлар концертларын киләсе елга күчерергә мәҗбүр булды. Мондый хәбәрләрне еш ишеткәч, бәлки Ришат Галихановның да тамашачылары куркуга калгандыр. Артист үзе хәбәр итүенчә, 11 ноябрьдә билгеләнгән концерты булачак. Уфаның кала мәдәният сараенда тамашачыларын ул көтеп кала.
Залларны 50% кына тутыру рәхсәт ителүен беләбез, шулай да коронавирустан төп саклану чарасы – вакцинация булуын онытмыйк, дуслар. Сертификатлары яки табиб белешмәләре булганнар гына керә алачак. Яңа концерт программасына аның бик күп матур җырлары кергән. Туган як, мәхәббәт, туганнар темасы да бар. Баянга ретро, халык җырлары да яңгыраячак. Өр-яңа матур җырлар әзерләнгән. Әле аларны Ришатның тамашачылары бер тапкыр да ишетмәгән.Концертны Мирхәт Гайсин алып барачак.