Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
26 октябрь 2021, 13:19

Гүзәл Әхмәтованы югалтмагыз!

 Тамашачылары “үзе белән берәр хәл булганмы әллә?” дип борчыла башлаган.

Гүзәл Әхмәтованы югалтмагыз!
Гүзәл Әхмәтованы югалтмагыз!

Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова барлык концертларын киләсе елга күчергән. Тамашачылары “үзе белән берәр хәл булганмы әллә?” дип борчыла башлаган.

Гүзәл исә Инстаграмдагы сәхифәсендә болай дип язган: “Килеп туган вәзгыять аркасында барлык концертларыбызны киләсе елга күчерергә мәҗбүрбез. Коронавирус, чикләүләр!

Күчерелгән концертларның көннәре билгеле булуга хәбәр итәрмен. Тамашачым белән бик тә күрешәсем килә, очрашулар насыйп булыр дип өметләнәм. Сәламәт булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз”, - дип язган Гүзәл Әхмәтова.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: