Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
26 октябрь 2021, 20:02

Данис Зарипов өченче тапкыр өйләнә

Бу юлы кемгә?

yandex.ru Данис Зарипов өченче тапкыр өйләнә
Данис Зарипов өченче тапкыр өйләнә Фото:yandex.ru

Казанның «Ак Барс» һөҗүмчесе һәм капитаны — 40 яшьлек Данис Зарипов   Instagram социаль челтәрендәге битендәдусты Альбина Әхмәтовага үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим итте. Альбина Данисның тәкъдименә риза булуын хәбәр итеп, "#isaidyes yes», — дип язган.

Данис Зариповның беренче хатыны Татьянадан 18 яшьлек улы Артур бар. Ул да хоккейчы һәм һөҗүмче сыйфатында бу сезонда үсмерләрнең «Ирбис» клубы өчен чыгыш ясый.

Данисның икенче хатыны Алла белән кызлары Ариана бар.

Данисның әлеге  иптәше исә малай көтә: бу турыда өч ай элек билгеле булган. Димәк, Зариповларның хоккей династиясе дәвам итәчәк: аның энесе Марат та һөҗүмче позициясендә уйный.

Чыганак: www.tatpressa.ru

  

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: