Йолдызлар тормышыннан
25 октябрь 2021, 06:33

Фирдүс Тямаев: Аның да QR-коды юк, минеке дә

Җырчы сәүдә үзәге янында бер маэмайны очраткан.

Җырчының Инстаграм челтәрендәге видеодан скрин.Җырчының Инстаграм челтәрендәге видеодан скрин.
Фото:Җырчының Инстаграм челтәрендәге видеодан скрин.

Фирдүс Тямаев инстаграмына бер видеоязма урнаштырган. Ул ниндидер сәүдә үзәгенә керә торган урында бер этне күреп кала.
–Менә, дуслар, маэмай белән урамда басып торабыз. Аның да QR-коды юк,  минеке дә. Нишләргә инде? Әйдә, болай кереп карыйбыз, – ди ул этнең күзләренә карап.

Икенче кадрда Фирдүс кулына ниндидер ризык тотып чыккан (сәүдә үзәгенә керттеләр микәнни?) да, баягы этне эзли.  Узгынчылардан этне күрмәдегезме  дип сорый.  “Где здесь собака была чёрная? Не видели? Шар-и-и-и-к!” – дип кычкыра. Сәүдә үзәгенең бер хезмәткәре маэмай киткән якка күрсәтә.

Тямай маэмайны эзләп таба һәм аңа ашарга бирә. Аны назлап башыннан сөя һәм: Пока, яме, пока! Приятного аппетита!” – дип теләп китә.

Кичә генә урнаштырылган видеоны  җырчының 112 мең подписчигы карап өлгергән.


“Әй, киң күңелле кеше инде сез. Мин дә урамда шундый җаннар күрсәм, кибеттән ризык алып чыгам, ашатам”.


“Ясат вакцинаны, вирус таратып йөрисез”.

 

“Болай булгач, эт тук инде. Хайваннарны ашат зур савап дип санала”.


Гүзәлия Баһ исә: “Әле беркөнне генә шул кара эткә кафедан самса алып ашаттым. Бик оялчан ул. Әкрен генә ашый”, – дигән.

“Дөньяның асты-өскә килеп торган чакта да юмор хисе яши бирә сездә”.


“Мин бүген ул этне ашаттым инде) ике өчпочмак бирдем”, – дип комментарийлар язганнар җырчының язылучылары.


 


Җырчының Инстаграм челтәрендәге видеодан скрин..
Фото:Җырчының Инстаграм челтәрендәге видеодан скрин..
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас