Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
21 октябрь 2021, 22:25

Руслан Кираметдинов: «Авырлыкларга карамастан, мин бәхетле»

Җырчы үзенең иҗат эшчәнлеген активлаштырырга, сольный концертлар куярга ниятли.

Александр Эшкинин.
Фото:Александр Эшкинин.

Җырчы Руслан Кираметдинов «Күңел» радиосының иртәнге туры эфирына кунакка килгән. 

Тапшыруның алып баручылары Русланны туры эфир вакытында ике көн элек килгән кунакны караганнан да артыграк кеше күзәтүе турында хәбәр итә. Ә ике көн элек «Күңел» радиосына Ришат Төхвәтуллин чакырылган иде. 

Әлбәттә инде, Русланның чиктән тыш популярлашуы соңгы арада гаиләсендә булган хәлләр белән турыдан-туры бәйле. Җырчының тормыш иптәше Ильмира Нәгыймова Руслан белән аерылышу турында интернет челтәрендә хәбәр иткән иде.

Бүгенге туры эфир вакытында җырчы әлеге теманы читләп үтәргә тырышты. «Мин гаиләдә булган әйберләрне халыкка чыгармыйм. Бу безнең Ильмира белән шәхси тормышыбыз. Дөресен әйткәндә, бу әкиятләрдән үзем дә туйдым инде. Мин Ильмираны бик хөрмәт итәм. Ул минем балаларымның әнисе. Минем башка бу темага кире әйләнеп кайтасым килми», — дип белдерде ул. 

Шулай итеп, туры эфир Русланның иҗаты һәм сәхнә тормышы турындагы аралашуга корылды. Руслан Кираметдинов үзенең сәхнәгә кире әйләнеп кайтуы, җырлауны бик сагынуы турында сөйләде. 

«Урманда йөрсәм дә, күңел җырга, сәнгатькә тарта иде. Киләчәктә сезнең алдыгызда матур җырларымны яңгыратырмын, Аллаһы боерса. Шулай ук үзем иҗат иткән җырлар да бик күп җыелды. Илһам килеп, соңгы арада гына язылганнары да бар. Якын көннәрдә аларны аранжировка ясатып, яздырырга ниятлим. Шулай ук Чаллыда сольный концертымны куярга җыенам. Февраль аенда моның өчен көн алынган инде», — диде ул. 

Алып баручының: «Ул бит үзең өчен генә алынган көн түгелдер, Ильмира белән ничек бүләргә җыенасыз?» — дигән соравына: «Үзем генә куячакмын», — дип җавап бирде. 

Соңгы арада тормышында булган авырлыкларга да карамастан, җырчы үзен бик бәхетле кеше итеп саный. 

«Минем, Аллаһка шөкер, әти-әнием, хатыным, ике балам исән-сау. Мин бәхетле», — диде ул. 

Җырчы киләчәккә булган планнары белән дә бүлеште. 

«Күбрәк җырлар өстендә эшләргә, клиплар төшерергә уйлыйм. Без Ильмира белән „Тимә, тимә“ дигән җырга клип төшермәкче идек. Кем белә, бәлкем килеп тә чыгар әле, бу бит дөнья. Әнә чит ил җырчыларын карап торам, нәрсә генә эшләп бетмиләр. Бәлки без татар җырчыларына ул килешеп тә бетмидер. Безнең менталитет андый түгел инде. Әмма татар эстрадасы да соңгы вакытта хайп кебек әйберләрне ярата», — дип сөйләгән ул эфирда.  

Чыганак: "Интертат". 

Читайте нас: