Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
18 октябрь 2021, 22:21

Ильмира Нәгыймова яңа дуэтлар яздыра

Ул кемнәр белән җырлаячак?

instagram.com/ilmira.nagimova/
Фото:instagram.com/ilmira.nagimova/

Ильмира Нәгыймова ирен шәхси тормышыннан гына түгел, иҗатыннан да сызып аткан булса кирәк. Җырчы хәзер банкетларда үзе генә эшләве турында хәбәр итә. Шулай ук Ильмира дуэтларны да ире Руслан Кираметдинов белән түгел, башка артистлар белән башкара. Шушы арада гына ул автор-башкаручы Илдус Садыйков белән җыр яздырган. Шулай ук аның җырчы Марат Яруллин белән башкарган җыры да дөнья күрәчәк. Бу хакта ул сторисларында сөйләгән.

«Илдус, син нык бул инде. Әй, сөйләрләр инде хәзер безнең турыда. Марат белән дә дуэт яздырабыз. Бетте баш. Марат, сиңа да сабырлык», — дигән җырчы. 

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас: