Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
14 октябрь 2021, 13:25

Пугачёваны танырлык түгел

Нишләгән?

@uliaveronika
Фото:@uliaveronika

СССРның Халык артисты Алла Пугачеваны танырлык түгел. Ул радикаль рәвештә  тышкы кыяфәтен үзгәрткән. Җырчы Игорь Николаев белән  Юлия Проскурякованың кызының туган көнендә күренгән. Ул чәчен агарткан һәм кистергән. Бәйрәмдә төшкән фотосурәтләрне Проскурякова Инстаграмда бастырып чыгарган.

Фото астында Проскурякованың подписчиклары Пугачеваны танымаган. Шулай да аңа яңа кыяфәте  бик тә килешә дип язганнар. “Уңда нинди яшь кыз тора? Алла Борисовна? Танымадым хәтта”, – дип язган бер комментатор ханым.

2020 елның февралендә  Пугачёва үткәргән барлык пластика операцияләрен санап үткән. Гомум наркоз рөхсәт ителмәгәнгә күрә ул маңгаенда һәм чигәләрендә кечкенә тарттырулар ясатуын сөйләгән. Җырчы җепсыман лифтингтан баш тартуын белдергән.

Чыганак: Lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: