Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
12 октябрь 2021, 14:52

Ул башка. Ул гади. Ул чын...

"Тормышта гел бизәнеп йөрергә тиешсең дип кайда язылган? Кемдер: “Абау, Дамира сәхнәдә бик матур, бизәнмәгәч ямьсез икән” – дияр бәлки. Әйтәләр дә ул. Әйтәләр икән әйтәлә инде. Миңа килеп әйтмиләр бит аны,"- дип елмая Дамира Сәетова.

Ул башка. Ул гади. Ул чын...
Ул башка. Ул гади. Ул чын...

Элек артистларны сәхнә ачылгач кына күргәннәр. Ә бүген аларның бөтенесе белән бергә җыелып, бер өйдә яшәгән кебекбез. Кайда барганнарын, нәрсә ашаганнарын гына түгел, нинди мендәр кочаклап, нинди пижама киеп йоклаганнарына кадәр беләбез. Чөнки социаль челтәрләрдә үзләре хәбәр итә бара. Ә менә Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты һәм популяр җырчы Дамира Сәетованың андый сәхифәләргә исе китми. Алай гына да түгел, һәрвакыттагыча яшь һәм чибәр җырчыны, гомумән, “безнең заман сәхнә йолдызы” кысасына сыйдырып булмый булып чыкты. Ул башка, ул гади, ул чын.

–Нишләп социаль челтәрләрдә сәхифәләрең юк, Дамира?

–Элек-электән гәзит-журналларда артистлар хакында язылган икән, анда сыйфатлы профессиональ фото һәм дөрес җөмләләр белән матур итеп язылган текст булырга тиеш дип кабул ителгән. Шуңа өйрәнелгән. Һәм әле килеп социаль челтәрләрдә минем сәхифәм ачыла икән, димәк ул да шулай булырга тиеш кебек. Аның мәдәни яктан, тәрбияви яктан нинди булса да йөкләмәсе булырга, кереп караган кеше үзенә ни дә булса алырга тиеш дип уйлыйм. Урал Рәхмәтулла улы Гыйрфаутллинның театрга килү белән әйткән сүзләре күңелгә уелган: “Сез сәхнәдән генә мәдәният өләшергә тиеш түгел, тормышта, һәр җирдә үрнәк булырга тиешсез”. Кеше артистларга карап шундый булырга омтылсын. Матур киенергә һәм сөйләшергә, итәгатьле, тәрбияле булырга өйрәнсен.

Әйе, интернет – башка нәрсә, анда ничек бар, шулай кирәк дияр кемдер. Ләкин ничек бар, шулай булса да, дөрес булырга тиеш дип саныйм инде мин.

Социаль челтәрләрдә сәхифәләрем бөтенләй юк түгел, бар. Ләкин җанлы алып барылмыйлар. Нәрсә дисәгез дә диярсез, мин виртуаль дөнья белән параллель яши алмыйм. Аның өчен вакыт бүләргә кирәк. Ә вакытым юк.

–Кереп башкаларны карап кына чыгасың инде димәк?

–Юк, кеше тормышы бөтенләй кызык түгел миңа. Шуңа күрә башкаларга да минеке кызык түгел кебек. Инстаграмга кереп карасам, бөтенләй үртәлә башлыйм әле. Анда бит барысының да тормышы җитеш, барысы да әйбәт, барысы да камил. Ял итәргә дә баралар, тегендә дә баралар, монда да баралар. Үзләре пешерә, җыештыра, бала карый...

Ә минем өй җыештырылмаган, ашарга пешерелмәгән, балаларны кайдадыр илетргә, кайдандыр алып кайтырга кирәк... Башкаларның да интернетта гына тормышы шулай камил икәнен дә аңлыйм. Әмма әйттем инде, мин кеше тормышы белән яшәргә яратмыйм. Үземнеке җитә.

–Бәй син челтәле бизнес вәкиле дә түгелме соң ул?

–Менә бит интернетта көн-төн сөйләп, язып утырмасам да беләсең. Башкалар да белә. Әйе, бик күп йолдызлар белән рәттән мин дә бар анда. Тик чын дөресен әйтәм артык мактаганны, күпләп сөйләгәнне кабул итә алмыйм. Хәтта телевизордагы рекламаларны да шунда ук сүндерәм. Артык реклама кире нәтиҗәгә генә китерә. Шуңа күрә язып мактап утырганым юк. Минсез дә язучылар күп бит, продуктлары турында белеп торалар. Кирәк икән, килеп сорыйлар.

–Акыллы адым. Хәзер төп эшеңә күчик. Җырчы Дамира Сәетованың иҗаты соңгы арада сүнебрәк калды дип әйтимме соң...

–Бераз булды. Чыннан да концерт белән чыгыш ясаганга өч ел вакыт узды. 

Театрга күбрәк вакыт бирелде шикелле. Шулай була бит инде: я син эстрадага игътибар күбрәк бүләсең, я театрда чумып эшлисең. Соңгы елларда минем тарафтан театрга игътибар артты.

–Тамашачы концертларыңны көтә бит.

–Концертларым булыр, Алла бирса. Җырларым күп җыелды. Төшерелгән клипларым шактый. Эшеңне туплап, ниндидер бер нәтиҗә ясарга кирәк бит инде ул. Әле аранжировкалар эшләү белән шөгыльләнәбез, туплыйбыз, әзерләнәбез. Мин гастрольләргә бик йөрмим бит. Концертларымны нигездә Уфада куям.

–Театрдагы иҗатыңа күчеп, рольләреңә күз салыйк әле.

–Зур рольләремнең берсе “Туй алдыннан” (Х. Вахит) спектаклендә Йолдыз образы инде ул. Аннан соң  “Балконнан төшкән мәхәббәт” (Н. Гаетбай) – Фәниләне, “Ул кайтты”да (А. Атнабаев) – Мәрзияне уйнадым. Соңгы спектакль безнең барыбыз өчен дә саклап, кадерләп кенә торган бик якын әсәр ул. Совет заманы балалары булганга микән... Күңелгә рәхәт инде ул. Аны Азат Надир улы килеп куеп киткән иде. Режиссеры булмаганда ничектер спектакльнең әтисе юк кебек иде. Хәзер ул кабат безнең белән һәм спектакль дә яңа сулыш белән яши башлады.

–Яратмаган ролең бармы?

–Менә бу ролемне яратмыйм дип әйтә алмыйм. Ничек яратмыйсың? Яратмасаң, аны сәхнәгә чыгарып та булмый бит. Әлбәттә, ниндидер ролең белән син килешәсең, ә ниндидер ролең белән килешмисең. Шунда гына аерма. Тамашачыга мин моны әйтергә теләмәс идем дигән ролем бар, яшермим.  Ул “Упкын өстендә уен”дагы (Г. Каюмов) – Гөлсем.  Гыйбрәтле образ ул. Хәер, анда барысы да гыйбрәт ала торган геройлар: балалар да, ир дә. Табигатем белән бу спектакль миңа якын түгел, әмма тормышта андый хәлләр адым саен тезелеп тора. Шуңадыр, мөгаен, тамашачылар яратып карыйлар.

Дамира буларак андый вакыйганы күрсәтергә теләмим, ә актриса өчен ул, әлбәттә, тәҗрибә.

–Башкарасы килгән, төшеңә кереп йөдәткән ролең булдымы? Галиябану, мәсәлән.

–Миңа биргәннәр иде галиябану ролен яшь чакта. Кызым белән авырлы идем, уйный алмадым. Хәзер “поезд китте” инде. Менә тагын театрда “Галиябану”ны куярга җыенабыз. Тик хәзер Галимә бирсәләр генә инде.

Рольне сайлап утырып булмый. Нинди роль бирәләр, шуны уйныйсың. Элек “бу рольне уйнасым килми, тегесен уйныйсым килә” дигәнгә нишләп уйнатмаска тиешләр дип уйлый идем. Әмма тетарның үз кагыйдәләре бар, син аңа буйсынасың.

–Якын арада сине нинди рольдә күрәчәкбез?

–Наил Гаетбайның “Ирекнең дә чиге бар”  драмасында Фәүзия ролен башкарам. Минем героем – плопуляр  журналист.

–Ә нинди сәхнә әсәрендә уйнарга ныграк яратасың: комедиядәме, драмадамы?

–Драмаларда уйнау күңелемә якынрак. Чөнки уйланырга, нәтиҗәләр ясарга яратам мин. Ә тамашачылар комедиягә өстенлек бирә кебек. “Спектакльләреңә киләбез, кайсы комедиядә уйныйсың?” – диләр. Имеш, тормышта болай да драма җитәрлек... Ләкин миңа калса, тормышта драма азрак булсын өчен, ул тормыш нечкәлекләренә сәхнәдән карап төшенергә кирәктер.

–Театрда калыргамы әллә эстрадага китәргәме дигән сайлау алдында калганың булдымы?

–Булмады. Ни өчен дигәндә, балалар бәләкәй иде. Концерт белән генә йөрсәм, кайтып кермәс, балаларны күрмәс идем. Ә болай Уфада концертларым булып торды, аерым районнарда концертлар белән чыгыш ясадым. Миңа балаларым янында булу, алар белән утырып өй эшләрен эшләү бик мөһим иде. Ул бит әле кайдадыр түгәрәкләргә йөри, алып барырга, алып кайтырга кирәк. Гаиләдә минем булуым кирәк дигән уй эстрадага чыгармый тоткандыр.

–Үкенмисеңме?

–Һич юк. Җырчылар акчаны көрәп ала дигән булалар ул.  Бик нык популярлашып китсәң, кассада билетларың көн эчендә сатылып бетә торган артистка әйләнсәң, бәлки чыгымнары керемнәрен каплыйдыр. Ә гомумән алганда, җыр сәнгате – ул үзе бик күп ашый торган сәнгать. Аранжировка эшлисең икән – акча бирәсең, җырыңны яздырасың икән – акча бирәсең, баянны яздырасың икән – акча бирәсең. Барысы да әзер булгач, мастеринг өчен акча бирәсең. Әзер продуктыңны тамашачыга ишеттерер өчен дә (ротация дибез бит инде) тагын акча бирәсең! Түгәсең дә түгәсең.

–Бүген балаларыгызга ничә яшьтә?

–Айсылуга 16 яшь, 5 яшеннән музыка мәктәбенә йөри башлады. Фортепианоны яратты.

–Ә улыгыз?

–Аскарга 10 яшь. Аны сәнгать юнәлешендә укырга бирмәдек. Гәрчә нык шәп җырлый ул, шәп бии. Бу яклап аның Ходай тарафыннан бирелгән сәләте зур. Әмма теләге зур түгел. Кыскасы, үзе теләмәде, без мәҗбүриләмәдек. Бу тормышта җырлап йөреп кенә гаилә карап булмый инде ул. Ә ир-егет гаиләсен карарга тиеш бит.

–Дамира, үз вакытында “Нәүрүз гүзәле” бәйгесендә катнашып, гран-при яулаган гүзәл зат буларак, синең бүгенге заманда хатын-кызларның каш-керфек, ирен-авыз ясатуларына мөнәсәбәтеңне ишетәсе килә. Ни өчен дигәндә, нәкъ артистлар “курчак бит”не пропагандалауны изге бурычлары итеп саный шикелле....

–Мин тормышта бөтенләй бизәнмәс идем. Эш буенча кирәк булганга бизәнеп тә арыта әле. Мин табигыйлек яклы. Әлбәттә, һәр кеше үзенең кимчелеген күрә, төзәтәсе килә. Мәсәлән, кемнеңдер кашы коелган ди. Бүген шундый мөмкинлекләр бар – каш ясап куярга була. Ни өчен ул мөмкинлекне кулланмаска? Тик башкалар ул кешенең ясалган кашын сизәргә тиеш түгел. Ул профессиональ эшләнгән булсын. Керфекләр белән дә шул ук хәл. Нигә 5D керфекләр куярга? Мин аңлыйм җырчы яки артист сәхнәдә чыгыш ясаганда тамашачы аның күзләрен күрсен өчен керфекләр ябыштыра. Сәхнә – икенче әйбер. Анда кабул итәм. Ә тормышта янында басып торып бу кешенең керфекләре куеганмы-юкмы, кашын ясатканмы, әллә үзенекеме дип карап торырлык булса гына эшләтсеннәр иде ул. 

–Ә син бизәнмичә урамга чыга аласыңмы? Мине танырлар бит бизәнмәдем дә димисеңме?

–Танымыйлар мине.

-Булмас!

–Була андый чаклар.  “Кайдадыр күргән бар сезне?”, “Сез Дамира Сәетованың туганымы әллә?” – диләр. “Әйе, әйе, туганы”, –дим. “Карале бигрәк охшагансыз шул”, – диләр. Бервакыт шулай бер абзыйны:  “Юк, мин Дамира түгел. Бөтенесе охшаган дип әйтә инде мине аңа” – дип шаяртып торган идем. Дус кызым көлде рәхәтләнеп.

Комплексларым юк, Аллаг шөкер. Тормышта гел бизәнеп йөрергә тиешсең дип кайда язылган?  Кемдер: “Абау, Дамира сәхнәдә бик матур, бизәнмәгәч ямьсез икән” – дияр бәлки. Әйтәләр дә ул. Бүтән артистлар турында да ишеткәнем бар. Әйтәләр икән әйтәлә инде. Миңа килеп әйтмиләр бит аны. Кеше нәрсә дип әйтер дигән уй борчымый, Аллага шөкер. Күпме кеше шулкадәр фикер бит инде ул.

–Дамира кайчан карама авылда инде ул диләр. Торачыда еш буласыңмы?

–Әйе, анда безнең әткәй-әнкәй төзегән йортыбыз бар. Төп нигез генә түгел, нәсел нигезе ул. Безнең бабайлар да шунда үскән. Илеш районындагы Торачы авылы – минем өчен Җир шарының нык әһәмиятле кечкенә ноктасы ул. Мин шуннан һәм шунда! Еллар үткән саен туган җиргә ныграк бәйләнәсең генә. Элек мин диңгезгә барырга ярата идем. Хәзер иң беренче чиратта авылга барып кайтырга кирәк, аннан соң инде диңгезгә барырга да була. Балаларга күрсәтер өчен инде анысы да. Табигате искиткеч матур урыннар күп. Әмма мин аларны матур табигатьле җир буларак кына кабул итәм, ә авылдагы таулар, үләннәр, чишмәләр – алар минеке!

–Торачы бүген ни хәлдә?

–Бәләкәй генә авыл инде ул. Берничә ел элек мәктәпне дә япкач, яшь гаиләләр тагын китәргә мәҗбүр булды. Без үскәндә дә 25 бала укыдык, әле дә 20дән артык иде, әмма ябылды. Авылда картая, китүчеләр күп, кайтучылар азрак. Бетмәсен иде авыл,әлбәттә. Шундый уңайлы җирдә урнашкан ул: Уфага да артык ерак түгел, Чаллыга да... Табигате матур,  җире уңдырышлы, һавасы саф... Яшим дигән кешегә барлык шартлар бар да бит... Без монда тәгәрмәчтәге тиен кебек әйләнәбез дә әйләнәбез, чабабыз да чабабыз. Тегендә барырга кирәк, монда өлгерергә кирәк. Ә яшәүме соң ул?

–Фатирда яшисезме?

–Әлегә кадәр фатир җитә кебек иде. Хәзер өй кирәк. Төзергәме, сатып алыргамы – уйланабыз әле. Әмма киләчәктә үз йортыбызда гомер итеп, театрда эшләп, сәхнәдә җырлап яшәргә дигән гади генә, шул ук вакытта зур  хыялым бар.

Эльмира Ибраһимова әңгәмәләште.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: