Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
8 октябрь 2021, 15:42

Гузееваның хәле начарланган, ди

Чир беркемне дә аямый.

@_larisa_guzeeva_
Фото:@_larisa_guzeeva_

Беренче каналдагы “Давай поженимся!”  тапшыруын алып баручы Лариса Гузееваның хәле начарланган. Ул Мәскәү янындагы Коммунарка поселогында урнашкан инфекцион үзәктә ята иде.

Алып баручының үпкәләре 60-65 процентка зарарланган, ди. Гузеевага тын алу гимнастикасы, табибта күзәтелергә һәм лаборатор күрсәткечләрне контрольдә тотарга киңәш иткәннәр. “Сатурация 95тән  түбән төшсә, алып баручыны  кислород белән дәвалаячаклар”, – диелә хәбәрдә.

Моннан алда Гузееваның сулыш алу белән проблемалары барлыгы һәм бөерләре зыян күрүе билгеле булды. Гузеева даими кислород битлегендә  дип хәбәр ителде.

Бәлки, нәфис фильмда төшәр өчен тоткан диета аркасында Гузееваның сәламәтлеге какшагандыр дип фаразладылар алып баручының дус-ишләре.

Сентябрь ахырында Гузееваны Коммунаркадагы  40 санлы дәваханәгә салганнар иде. Ул чакта табиблар алып баручы  COVID-19 йоктырган дип шикләнгәннәр, җитмәсә, бөерләре дә зыян күргән.

Дәваханәгә ятар алдыннан Лариса Гузеева үзен начар хис итә һәм коронавируска тест ясата, ул уңай нәтиҗә күрсәтә. Әмма бу хактагы мәгълүматны кире кактылар.  Соңрак алып баручының кызы Ольга Бухарова да әнисенең хәле яхшы дип белдерде.

Гүпчем, кемгә ышанырга да белмәссең...

Чыганак: Lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: