Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
4 октябрь 2021, 11:42

“Югалтулар да, шатлыклы вакыйгалар да булды”

Филармониянең билгеле һәм популяр артисты Искәндәр Газизов соңгы яңалыклары белән бүлеште.

“Югалтулар да, шатлыклы вакыйгалар да булды”
“Югалтулар да, шатлыклы вакыйгалар да булды”

Дөнья алтын төскә күмелгән мәлдә артистларның яңа иҗат мизгеле башлана. 23 сентябрьдә Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе 83 нче концерт сезонын ачты. Бәйрәм кичәсендә эстрада, музыкаль-әдәби лекторий, БР халык уен кораллары милли оркестры, эстрада-джаз оркестры солистлары чыгыш ясадылар. Тамашада бик  кызыклы һәм күңелле үтте. Филармониянең барлык солистлары башкаруында финал җыры белән тәмамланды.Форсаттан файдаланып, филармониянең билгеле һәм популяр артисты Искәндәр Газизовтан яңа иҗат мизгеленә планнары хәлләре турында сораштык.

 - Шатлыклар һәм көенечләр, югалтулар һәм табышлар белән үрелеп бара инде тормыш. Май аенда әтиемне соңгы юлга озаттык. Шул ковид аркасында гомере өзелде. Бик авыр кичердем, - ди Искәндәр. - Иҗатка килгәндә, быел филармониядә үземнең бригадам барлыкка килде. Төркемдә тагын бер җырчы, биюче, музыкант –гармунчы бар. Быелгы концерт программасы әзер - алты өр-яңа җыр яздырдым. Филүзә Абдуллина сүзләре, Альфред Якшимбетов көенә язылган җыр ”Кабат туып булмый дөньяга” дип атала. Популяр композитор һәм җыры Гүзәлиядән “Юк димә”, “Үч алдым” дигән ике җырым бар. Танылган композитор Наил Шәймәрданов көенә язылган җыр “Умырзая”, “Дога” дип атала. Минитдин Шафиков сүзләренә, Зәкәрия Әлимбәтова көй язган патриотик җыр “Туган илем, туган телем” дип атала. Тамашачыларымның күңеленә алар хуш килерләр дип ышанам, –ди җырчы.

Искәндәр – Белорет районы Зөяк авылы егете. Һәр районның үз ыруы бар, ә Белорет – ул Катай ыруы күпләп яшәгән район. Быел 21 августта анда “Катай җыены” да үткәргәннәр. Республиканың барлык почмакларыннан, шулай ук Чиләбе өлкәсеннән катайлылар җыелган. Искәндәрнең моңлы җырларын райондашлары, авылдашлары да сагынып көтеп ала.

- Әйе, “Катай җыены” быел да бик матур һәм күңелле оештырылды. Мин дә шул ыру вәкиле буларак, “Без - Катай егеттәре” дип аталган җырымны башкардым. Без аны үзгәртеп, заманча стильгә күчердек - курайда Азат Бикчурин, кубызда Мидигафур Зәйнетдинов уйный.  Җыр бик матур килеп чыкты, - ди ул. - “Катай” ыруы җыенын үткәрү – матур традициягә, йолага әверелде. Быел ул 10нчы тапкыр үтте. Оештыручыларның берсе - “туган телем, мәдәниятем, туган җирем, авылдашларым, катайларым”, дип янып йөргән агайларның берсе - Башкортстан мәдәнияте министры урынбасары Ранис Рәис улы Алтынбаев. Аңа зур рәхмәтемне җиткерәм.  Ел саен шулай туганнарны, дусларны берләштереп, олы бәйрәм оештыруда зур көчен салган якташларымның берсе ул. Киләсе елда “Катай” җыенын Чиләбе өлкәсендә үтәчәк, эстафета аларга күчте, – ди Искәндәр Газизов.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: