Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
1 октябрь 2021, 13:08

Гөлсирин белән дә хушлашалар...

Ни булган?

Гөлсирин белән дә хушлашалар...
Гөлсирин белән дә хушлашалар...

Яшь җырчы Гөлсирин Абдуллина Ваһапов фондыннан китә. Аның продюсер Рифат Фәттахов белән төзегән 8 еллык контракты ахырына якынлашкан. 
«Минем өчен бу шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да вакыйга. Шушы 8 ел эчендә мин иҗатымны, үз юлымны, үз җырларымны, үз тамашачымны, үземнең мәхәббәтемне таптым. Олы сәхнәләргә аяк басып, зур шәхесләр белән чыгыш ясадым. Әле мин рәсми рәвештә эшлим һәм мине фестивальнең концертларында күрә алачаксыз. 
Ә алга таба иҗатым тагын да яңа сулыш белән сулый башлаячак! Яңа образлар, өр-яңа җырлар! Һәм мин инде болар өстендә эшли башладым», – дип яза җырчы. 
Рифат Фәттахов та әлеге хәбәрне үз инстадусларына җиткерде. «Гөлсирин белән матур итеп эшләдек, бернинди җитди конфликтлар, аңлашылмаучанлыклар булмады», – дип язды ул.   

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: