Русинең атказанган артисты, "Давай поженимся" тапшыруын алып баручы 62 яшьлек Лариса Гузеева коронавирус эләктереп, дәваханәдә ята.
Актриса авырып, үзен алама хис итә башлагач, өендә ковидка экспресс-тест эшләгән. Ул вирус барлыгын күрсәткән. Көчле ютәл, югары температура һәм сулыш алуы авырлашкан. Табиблар аны хастаханәгә алып киткәннәр. Клиникада тагын тест ясаганнар - вирус барлыгы расланган. Хәле бик шәптән түгел, диләр.
Кайда эләктергәне билгесез, әлбәттә, әмма үткән атнада гына Лариса Андреевна Кара диңгездән кайткан булган. Социаль челтәрләрдә салкын суда коенуның файдасы турында язган.