Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
24 сентябрь 2021, 12:59

Яраткан кумир

“Джентельмены удачи” фильмы герое актер Евгений Леоновка сентябрь аенда, исән булса, 95 яшь тулыр иде.

29ru.net Евгений Леонов тормыш иптәше Ванда Стойлова белән.
Евгений Леонов тормыш иптәше Ванда Стойлова белән.Фото:29ru.net

 

Советлар Союзында аны яратмаган кеше булмагандыр. ХХ гасырда тамашачы иң яраткан актерларның берсе булды ул. Ул колхозчы да булып уйный иде, король булып та, исерекне дә, тикшерүчене дә...

Леонов кечкенә чактан үзенең актер буласын белеп үсә. Мәктәптә укыганда ук драм түгәрәккә йөри башлый. Авиация техникумын ташлап, Мәскәү театр студиясенә укырга керә.

“Полосатый рейс” фильмы аңа популярлык китерә. Тормышта ул үзен ялгыз хис итә, тынычлык ярата. Улына язган хатында: “Мин һәрвакыт назымны кешеләргә күбрәк бирдем, ә кире алардан гел азрак ала идем”, - дип яза.

Балалар аны Винни-Пух буларак белә. Мультфильм герое аның тавышы белән сөйли.

Леоновка тагын бер легендар мультик героен - Карслонны да бирергә уйлаган булганнар. Әма тавышы артык ягымлы дип бу уйларыннан кире кайталар. Хәзер Карлсон Василий Ливанов тавышы белән сөйли.

Популяр актер үз гомерендә нахак сүзләрне дә күп ишетә. Рольләренә карап аның турында эчкече дип сөйләүчеләр табыла. Бервакыт Леоновның тормыш иптәше Ванда таксида кайтып килгәндә, таксист аңа Леонов турында сөйли башлый. “Менә бу йортта Женька Леонов яши. Без аның белән гомер буе бергәбез, яхшы кеше, әмма алкаш, көн дә миннән 3 сум акча сорый. Мин бирәм инде”, – ди. Ванда түзми: “Сезгә оят түгелме? Мин аның белән бер театрда эшлим, ул бит эчми!” – ди...

Леонов мондый сүзләрне йөрәгенә якын ала. 1988 елда ул зур инфаркт кичерә. Берничә көн комада ята. 1994 елның гыйнварында спектакльгә барырга җыенганда егыла да... якты дөнья белән хушлаша. Тамашачыларның берсе дә сатып алган билетын кире тапшырмый, салкында берничә сәгать шәм тотып басып торалар...

Чыганак: news.mail.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: