Йолдызлар тормышыннан
23 сентябрь 2021, 10:04

Лилиана Ирназарова ни өчен сәхнәдә сирәк күренә?

Сәбәбе бик җитди.

Лилиана Ирназарова ни өчен сәхнәдә сирәк күренә?Лилиана Ирназарова ни өчен сәхнәдә сирәк күренә?
Лилиана Ирназарова ни өчен сәхнәдә сирәк күренә?

Җырчы Лилиана Ирназарова — Башкортстанның Дүртөйле районы кызы. Гаиләсе белән бүген дә туган ягында яши. Үз өйләре белән торалар.  Гаиләсе ишле - өч бала әнисе, шәхси бизнесын да алып бара. Бәлки шуңа  сәхнәдә сирәк күренә микән?  

 — Концертларга еш чакыралар. Тик үземнең моңа исем китеп бармыйм. Җырлар да яздырам. Әлегә үземне тулысынча гаиләгә багышларга телим. Җырдагыча, бер вакыт кына. Балаларның кечкенә чагы да бер мәл генә. Әгәр баскычлап билгеләсәк, сәхнә минем өчен өченче урында тора. Беренче чиратта — гаиләм, икенчедә — бизнес. Сәхнә — хоббием, күңел кушкан эш. Балаларны тәрбияләргә кирәк, улларыма мәхәббәтне күбрәк бирәсем килә. Хәзер алар өчен нәрсә эшләсәк, картлыгыбызда шуны кайтарачаклар. Гастрольләргә китеп, тәрбияче белән калдырсам, алар да үскәч шулай җавап бирмәсләрме, дип уйлыйм. Акчасын да, булышучысын да җибәрерләр, әмма үзләрен күреп туеп булмас төсле..

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас