Йолдызлар тормышыннан
23 Сентября 2021, 08:41

80 яшенә әзерләнә башлаган

Алла Пугачева: "Басып җырлый алмасам, ятып җырлармын”

80 яшенә әзерләнә  башлаган80 яшенә әзерләнә  башлаган
80 яшенә әзерләнә башлаган

Рус эстрадасының примадоннасы Алла Пугачева үзәк каналларның берсенә интервью биргән вакытта киләчәккә планнары белән бүлешеп болай дигән:

 “Мин 80 яшьлек юбилеема элекке матур һәм популяр җырларымнан гына торган  зур концерт куячакмын, - ди Примадонна.  – Әгәр җырларга көчем җитмәсә, залдагы халык ярдәм итәр. Мин биргән вәгъдәмдә торучы кеше, шуңа күрә хәзер үземне бераз карарга, әзерләнергә кирәк. Басып җырлый алмасам, ятып та, утырып та җырлармын”, - дип  шаярта примадонна.  – Шуңа күрә, хөрмәтле тамашачыларым, сәламәт булыгыз, үзегезне саклагыз, кешеләрдән көнләшмәгез – ул сәламәтлекне бетерә,  минем 80 яшьтә очрашуга кадәр!” - ди ул.

 Әле Пугачевага 72 яшь. Тормыш иптәше Максим Галкин белән игезәк балалары - 8 яшьлек Гарри һәм Лизаны тәрбиялиләр.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас