+13 °С
Болытлы
Венера Ганеева инстаграм битендә сөенечле хәбәр белән уртаклашты.
Аның укучысы Илназ Сафиуллинга Татарстанның атказанган артисты исеме биреләчәк. Бу хактагы карарга Татарстан президенты кул куйган инде.
Инстачыларның беренче соравы: “Ә кем соң ул Илназ? Аның нинди җырлары бар?” – булган.
“Илназ Сафиуллин иҗади гаиләдә туган. Зиннур Сафиуллинның улы. Бик күп җырлар авторы. Илназ “Сәләт” оешмасында балалар белән эшләү дәверендә үзенең җыр сәнгатен үстерде. 15 ел инде сәхнәдә”, – дип аңлаткан Венера ханым.
Белмәсәгез белегез!