Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
22 сентябрь 2021, 12:57

Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллинның җырларын кире тартып алган

Рифат Фәттаховның киң күңеллелеге озакка бармаган.

Салават Камалетдинов.
Фото:Салават Камалетдинов.

Ришат Төхвәтуллинның элекке продюсеры Рифат Фәттахов аның җырларын кире тартып алган. Бу хакта җырчы бүген инстаграмда туры эфир вакытында хәбәр итте.

Ришат Төхвәтуллинның яңа концерт сезонында «Тыңлачы, сандугач», «Тулган аем» кебек иске җырларын башкару мөмкинлеге булмаячак.

«Рифат Әхмәтович җырларны кире тартып алды. Ул миңа аларны башкарырга рөхсәт итми. Ул шундый кеше инде… Аның турында бер начар әйбер дә әйтәсем килми. Бу аның карары. Безнең арадагы килешү буенча, мин аларның концертында чыгыш ясаганнан соң, Рифат Фәттахов миңа җырларны рәсми һәм документаль рәвештә тапшырырга тиеш иде. Һәрвакыттагыча, бу үз вакытында эшләнмәде һәм хәзер ул миңа җырларны башкарырга рөхсәт бирми», — ди җырчы.

Рифат Фәттахов — Ришат Төхвәтуллинның беренче продюсеры. Дүрт ел эшләгәч, аларның юллары аерылды. Араларында суд процесслары башланды, Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллинны иң популяр җыры — «Тыңлачы, сандугач»ны «урлап» җырлауда гаепләде.

Рифат Фәттаховның Ришат Төхвәтуллиннан кала башка җырчылар белән дә низаглары булды.

Бу язда продюсер белән Ришат Төхвәтуллин яңадан дуслашкан иде. Рифат Фәттахов Ришатның Казанда узган өстәмә концертына килде. «Сине инде биш ел күргән юк икән. Чакыруың өчен бик зур рәхмәт. Аны алгач бик нык сөендем. Чакыруың иртәрәк булса да килә идем. Әмма Аллаһы Тәгалә үзе күп нәрсәне рәтли. Изге Рамазан аенда бер-береңне гафу итү бик тә матур гамәл», — дип сөйләп, Ришатның иң матур җырлары Ваһапов фонды архивында ятарга тиеш түгел икәнлекне әйтте һәм аңа элекке популяр җырларын яңадан җырлый башларга рөхсәт итте.

Күрүебезчә, Рифат Фәттаховның киң күңеллелеге озакка бармаган булып чыга.

Ришат Төхвәтуллин туры эфирда әлеге теманы артык куертмады. Күбрәк яңа концерт сезонында булачак яңалыклар белән уртаклашты.

Быел Ришат Төхвәтуллин эксклюзив рәвештә Илһам Шакировның бер матур җырын башкарачак. Нинди җыр икәнлеген әлегә әйтми торырга булды.

Туры эфирны караучы 450 дустына җырчы тагын бер серне чиште. «Бу сезон концертларымда минем башкортча җырлавымны да ишетә алачаксыз. Бу бик шәп җыр. Чи башкорт авылының төбендә башкорт моңнарын сеңдереп үскән башкортта да мондый җыр юк әле. Аның өстендә иң яхшы музыкантлар, иң яхшы студияләр, бэк вокал эшләде. Сезгә ошаячак», — дип җырчы барлык инстадусларын концертларына чакырды. 

Чыганак: "Интертат". 

Читайте нас: