Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
22 сентябрь 2021, 15:20

Алсу Фазлыева сәхнәдән китә?

Азат Фазлыев бу сезонда үзе генә гастрольләргә чыгарга җыена.

Алсу Фазлыева сәхнәдән китә?
Алсу Фазлыева сәхнәдән китә?

Алсу һәм Азат Фазлыевлар...Бу парны башкалар белән берничек тә бутап булмый  - хыялый, ритмлы, позитив җырлары белән дә, матур, ягымлы пар булулары белән дә. Эстрадага килүләренә 10 елдан артык һәм халык аларның дуэт итеп кабул итәргә өйрәнгән. Тик Азат бу сезонда үзе генә гастрольләргә чыгарга җыена.Ни өчен? Сәбәбен аңлагансыздыр инде, аларның яңарак кына кызлары туды. Яшь бала белән эшләү ансат түгел.

“Алсу әлегә декрет ялында. Әмма минем сезне күрәсем, иҗат итәсем килә. Күңелем шуны тели. Күпме кеше килсә дә, сәхнәгә барыбер чыгам, җырлыйм! Зур концертларда, мөмкинлек булса, Алсу да катнашыр”, - дип язган Азат Фазлыев.

Билгеле булганча, Алсу Фазлыева нәни кызлары Зифа белән декрет ялында. Аңардан башка тагын ике уллары үсеп килә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: