Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
17 сентябрь 2021, 18:10

Бүген Элвин Грей белән Инзиләнең туе

Туй уңаеннан Радик яңа җыр да яздырган.

Бүген Элвин Грей белән Инзиләнең туе
Бүген Элвин Грей белән Инзиләнең туе

Бүген, 17 сентябрьдә - сайлау көнне, Элвин Грей белән Инзилә туй гөрләтә. Мәҗлес Уфаның “Торатау” банкетлар залында үтә.

Артист социаль челтәрләрдә кәләше белән төшкән фотоларын урнаштырган һәм башкорт һәм рус телләрендә язылган «Выходи за меня» җырын куйган.

«Иди ко мне, давай познакомимся, я уфимский парень Юльякшин Радик. Ты мне понравилась, пойми, выходи за меня, прошу» - дип җырлый ул.

"Гаиләбезнең туган көне — 17.09.2021. Котлауларыгыз һәм җылы сүзләрегез өчен рәхмәт белдерәбез, - дип язган артист. - Махсус безнең бәйрәбезгә чыгарылган яңа җыр барлык музыкаль мәйданчыкларда да бар"- дигән ул.

Исегезгә төшерәбез, башкорт һәм татар эстрадасы йолдызы Радик Юлъякшинның хатыны — Ижау кызы Инзилә Фәтхетдинова. Яшьләр 16 гыйнварда Казанда никах укытканнар иде.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: