Барлык яңалыклар

30 килога кадәр ябыккан МакSим яңадан йөрергә өйрәнәчәк

Коронавирус бик мәкерле шул.

lisa.ru
Фото:lisa.ru

Русия поп-җырчысы МакSим  ясалма комадан чыкканнан соң яңадан йөрергә өйрәнәчәк. Бу хакта Baza үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.

Басма коточкыч ябыккан җырчының чак-чак баскычтан төшүен сурәтләгән видеоны тараткан. Әлеге вакытта МакSимның гәүдә авырлыгы чак кына 30 килодан артык, дип белдерәләр. Шулкадәр нык ябыкканга күрә җырчы көч-хәл белән аякларын йөртә. Аңа табиб-куратор Денис Павлов ярдәмләшә.

“Табиблар күрсәтмәләре буенча аңа әлегә физик нагрузкалардан тыелырга киңәш ителә, җырларга ярамый. Тернәкләнү  күпегә сузылачагын  фаразлау мумкин түгел”, – диләр МакSимның вәкилләре.

МакSимны 16 июньдә дәваханәгә салганнар иде. Өч көннән аны ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырдылар. 11 июньдә үк ул үзен начар хис итүен социаль челтәрләрдә хәбәр иткән иде. Җырчыга коронавируска берничә тест ясасалар да, алар барысы да кире нәтиҗә күрсәткән. Хәле начарайганга күрә  поп-йолдызны ясалма комага керткәннәр.

3 августта җырчының вәкиле МакSимның аңында булуын һәм акрынлап савыгуын хәбәр итте. 9 көннән аны дәваханәдән чыгардылар.

Чыганак: Lenta.ru

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: