Барлык яңалыклар

Ләйсән Үтәшева - туган ягында

"Кайткан саен бу урынга барып теләкләр телим - гел кабул була".

Ләйсән Үтәшева - туган ягында
Ләйсән Үтәшева - туган ягында

Ләйсән Үтәшева ел саен җәйге ялын туган ягында үткәрергә ярата, быел да бу традицияне бозмаган -  тормыш иптәше Павел Валя һәм балалары белән кайткан. Аның нәнәсе белән картәтисе Әлшәй районының Раевка авылына яшиләр. (Фотосурәттә - ул нәнәнәсе белән).

Ләйсән туган ягын, аның табигатен бик ярата. Инстаграмына куйган видеоларында ихласлык һәм сагынуы сизелеп тора:

”Монда су да тәмлерәк. Ә нинди исләр: печән, кымыз, эссе җәй ... Бакчада арыганчы эшләп, кич  мунча кереп чыкканан соң, мин, гомумән, яшь бала кебек йоклыйм”, - дигән ул.

 

Ләйсән Утяшева балалары һәм ире Павел Воля белән Сусактауга менгәннәрен күрсәткән. Шулай ук дәвалау чыганагы булып саналучы Изге Галигә дә кайткан саен барырга яратуын сөйләгән.  “Ул урында теләгән теләкләр кабул була, хыяллар чынга аша, анда энергетика бик көчле”,  - ди якташыбыз.

 

Кыскача белешмә:

Ләйсәнне, мөгаен, белмәгән кеше юктыр инде, шулай да әйтеп үтик - ул художестволы гимнастика буенча алты тапкыр дөнья чемпионы, ТНТ каналында «Танцы» тапшыруын да алып барды. Ә тормыш иптәше Павел Воля  - сөйләм жанры буенча эстрада артисты, киноактер, “Comedy Club” резиденты һәм алып баручысы. Аларның ике балалары бар  - 8 яшьлек Роберт һәм 6 яшьлек София үсеп килә.

Ләйсән Үтәшева - туган ягында
Ләйсән Үтәшева - туган ягында
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: