Барлык яңалыклар

Актёр бишенче тапкыр әти булган

Сергей Безруков яңа гына дөньяга килгән сабыен күрсәткән.

Актёр бишенче тапкыр әти булган
Актёр бишенче тапкыр әти булган

Кино йолдызы бу шатлыгы белән Инстаграмда бүлешкән. Безруков бала тудыру йорты палатасында яңа гына дөньяга килгән сабые белән хатыны төшкән фотосурәтен күрсәткән. «Анечка миңа Василий исемле малай бүләк итте! Ур-ра!!! Безнең гаилә ишәйде! Рәхмәт сиңа, кадерлем!" - дип язган Безруков. Хатыны - 38 яшьлек Анна өчен бу өченче бала. Сергей белән уртак тагын ике балалары бар, биш яшьлек Мария һәм ике яшьлек Степан үсеп килә. Безруковның исә Кристина Смирнова исемле актрисадан да ике баласы бар: Александрага - 12 яшь, Иванга - - 9 тулган. Ә әле бала тапкан Анна Матисон белән гаилә корганчыга кадәр кино йолдызы рәсми рәвештә Ирина Ливановага өйләнгән була. Алар 15 ел бергә гомер итәләр, әмма уртак балалары булмый.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: