Барлык яңалыклар

Әнвәр Нургалиев: “Шифоньерга кереп качтым.”

Җырчы кемнән курыккан?

Әнвәр Нургалиев: “Шифоньерга кереп качтым.”
Әнвәр Нургалиев: “Шифоньерга кереп качтым.”

Әнвәр тормыш иптәше Иринаның туган көн алдыннан танышып-кавышулары турында минифильм төшергән.

– Иринам белән беренче тапкыр үзем яшәгән тулай торак коридорында таныштык. Шушы очрашуда үзенә гашыйк итте һәм без очраша башладык. Шул хисләрне сүндермичә инде менә  26 ел бергә гомер итәбез.  Ә бу мизгелләр әле кичә генә булган кебек хәтердә саклана, - дип җырчы үзе белән булган бер кызык хәлне дә исенә төшергән. - Ирина ул вакытта Уфаның Зорге урамында Женя исемле әбидә фатирда яши иде. Мин аның янына кунакка йөри идем, - дип Әнвәр шул фатирны видеога төшергән. – Бер вакыт Иринага кунакка килгәч,  әтисе ишек шакыды. Мин тиз генә шифоньерга кереп качтым. Әтисе өйгә узгач, шул шифоньер каршындагы диванга барып утырды. Һәм китми генә бит! Мин 40 минут тирәсе әйберләр арасында кысылып, танауны ярып керерлек нафталин исен иснәп утырдым. Шул кызыклы вакытлар әле дә онытылмый, хәзер бергә искә алып көлешәбез – ди Әнвәр. -  Фильмны төшергәнд әЖеня әби  янына да кереп чыктык. Әбигә хәзер 82 яшь. Ирина бу фильмны күргәч, күңеле тулып елады. Аның гына түгел, туган көнгә килгән кунакларның да, үземнең дә күзләр яшьләнде, - ди җырчы.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: