Барлык яңалыклар

Мәш килеп әзерләнә

Иркә: “Әйтер сүз дә бар, шактый гына җырлар да тупланган”.

Мәш килеп әзерләнә
Мәш килеп әзерләнә

Шушы көннәрдә Интернет челтәрләрендә Иркәнең Марат Кәбиров сүзләренә, Ризван Хәкимов көенә язылган “Юллар” исемле  яңа җыры дөнья күрде.

  Инстаграмында җырчы яңа концерт сезонына әзерләнүе турында хәбәр иткән:“Үз юлым”. Яңа концерт сезонын шулай дип атадым. Урыслар әйтмешли, “звучит” бит? Әйтер сүз дә бар, шактый гына җырлар да тупланган. Шушы юлны үткән Сез дә бар. Кемдер мине 18 яшьтән белә, кайберләрегез хәзер генә тыңлый башлагандыр, ләкин барыгыз да күңелгә якын.

Әзерләнәбез инде мәш килеп. Концерт программасын да уйлыйбыз, костюмнарны да. Кайсы җырларны җырлыйк икән дип тә бәхәсләшәбез, район-шәһәрләрне дә барлыйбыз, - дип уртаклашкан җырчы.Бергә башлаган шушы юлны бергә дәвам итсәк иде, якыннарым. Сездән дә сорыйм әле, кайсы җырларны ишетергә телисез? - дип Иркә тамашачыларына мөрәҗәгать иткән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: