Димче фикеренчә, бүгенге көндә гаиләләр җитди сәбәпләрсез таркала, чөнки парларның бер-берләренә карата кызыксынулары бетә.
«Без бит барыбыз да эш кешеләре – өйдән иртән чыгып китәбез дә, кич арып кайтабыз, гаиләдә конфликтка вакыт та, теләк тә калмый. Ә үзизоляция чорында – без гел бергә. Әлбәттә, халык моңа әзер түгел иде. Безне гадәти ритмнан чыгардылар, һәм күбесе бу “сынауны” үти алмады, - ди ул.
Шул ук вакытта димче фикеренчә, Русиядә бу кире күренеш – вакытлыча гына, чөнки кешеләр тиздән гаиләдән китү белән бәхет ишелеп төшмәвен аңлый башлаячаклар.
Фото: riafan.ru