Барлык яңалыклар

Кеше көлдерү - җиңел эшме?

«Мунча ташы» эстрада театры артисты Рөстәм Хәсәнов: "Кайберәүләр миннән, ни өчен исерек булып уйныйсың, сине бит балалар да карый, матур образлар табалмыйсыңмыни, дип сорыйлар" .

Кеше көлдерү - җиңел эшме?
Кеше көлдерү - җиңел эшме?

Мәгълүм булуынча, якташыбыз Чакмагыш районы егете, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Хәсәнов «Мунча ташы» эстрада театрында  эшли. Аның кабатланмас образын без “Мунча ташы”нда гына түгел, ә концертларда, сабантуйларда һәм социаль челтәрләрдә дә еш күрәбез. Рөстәм сәхнәгә чыгып авыз ачып сөйләргә дә өлгерми, тамашачы инде көлә башлый. Үз-үзен тотышы, хәрәкәте, кыланмышлары белән сүзсез дә көлдерә белә ул.

 Гәзиткә тыныч кына материаллар язып утыручы журналистлар өчен Рөстәм Хәсәновның килүе эш көнен җанландырып җибәрде дисәк, һич арттыру булмас. Сәхнәдә генә түгел, аралашкан вакытта да көлдертә белә һәм шул ук вакытта бик тыйнак һәм әдәпле дә ул.

 Рөстәм былтыр Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исемгә лаек булды.  “Мунча ташы”нда эшли башлавына 12 ел.

– Рөстәм, әңгәмәне шуннан башлыйк әде, “Мунча ташы” театрына син ничек барып “эләктең”?

Түбән Камада безнең туганнар яши. Мин анда юбилейга барган идем. Шәһәр бик матур, яшеллеккә күмелеп утыра – миңа шул яклап бик ошады. Мондагы туганнарым шуны сизгәндер инде, калырга өндәделәр. Бу идеягә әнием дә каршы килмәде. Мин ул вакытта өйләнмәгән идем – икенче шәһәрдә яшәү минем өчен бик кызык тоелды.Башта сәүдә эшендә үземне сынап карадым, әмма ул күңелгә ятмады. Аннан соң Түбән Камада үзем кечкенәдән яраткан сатира һәм юмор театры - "Мунча ташы" бар икәнен искә төшереп, шуны эзләп киттем. Беренче баруымда ук репетиция вакытына туры килдем. Шулай берничә көн рәттән артистларның уйнаганын карап утырдым. Гамил абый авыз ачып карап утырганымны күреп кызгангандырмы инде, миңа шахматчы булып күрсәтергә кушты. Үзем ничек күзаллыйм шахмат җене кагылган кешене, шундый итеп күрсәтеп бирдем. Көлделәр!

– Сине инде хәзер бик күп образда күрергә мөмкин. Соңгыларын гына телгә алганда да - Сәрхүш Илдус, Мәүсәнә Хәсәншина... Кешеләрне көлдерү авырмы?

- Халыкка чынбарлыкны тасвирлаган, көнкүрешне чагылдырган хәлләр якын. Илдус образын алыйк – ул гади авыл егете, тик авылда эш табалмый, ялгышып, югалып, бераз салгалап йөри. Аны аңлаучы җан дусты Мәгъфур абые бар. Алар икесе дә яхшы күңелле, ышанучан, ярдәмчелләр, ләкин күп очракта алданып, төрле кызыклы хәлләргә элгәләр. Андый кешеләр, кызганычка каршы, һәр авылда бар. Кайбер кешеләр миннән, ни өчен исерек булып уйныйсың, сине бит балалар да карый, матур образлар табалмыйсыңмыни, дип сорыйлар.   Юмор аша мин  тормыш ямен “шайтан суы”нда тапкан кешеләрне күрсәтеп, яшь буынга гыйбрәт булсын, ә шул сазлыктан чыга алмаучылар үзләрен читтән танып, уйлансыннар өчен күрсәтәм. Кимчелекләрне юмор аша күрсәтеп, ул кире күренешләрне бетерергә иде дип тырышам.

“Мунча ташы”нда сценарийларны язып бирәләрме, әллә үзегез уйлап чыгарасызмы?

– Күпчелеген үзебез уйлап чыгарабыз. Барысы да тормыштан алына. Әлбәттә, программа төзегәндә һәрберебез үзенең күзәтүләре, уй-фикерләре белән бүлешә. Бервакыт авыл кибетендә чиратта торганда, махмырдан интеккән бер ирнең сатучы белән сөйләшкәнен тыңлап торырга туры килде. Акчасы юк, әмма әнисенең пенсиясе килгән көнне үк китереп түләргә вәгъдә биреп, бер яртыны алып чыгып китте. Мин шундый хәлләрне хәтеремә туплый барам һәм кирәкле образыма кертәм. Театрда да шулай, күргән-ишеткәннәремне җитәкчебез Гамил абыйга сөйлибез һәм кызыклы гына миниатюралар килеп чыга. Менә шулай, күмәкләшеп эшләүдә инде уңышның сере. Җитәкчебез Гамил Габдуллович барыбызны да тыңлый, фикерләребезгә колак сала, шулай да соңгы сүзне ул әйтә.

Театрга яшьләр киләме?

– Яшьләр килеп тора. Халыкны көлдерү, читтән бик ансат күренсә дә, һич җиңел түгел. Иң беренче артист үзенең кимчелегеннән көлә белергә тиеш. Ә хатын-кызларга үзләреннән озак көлдереп йөрү хас түгел. Ул бер генә мизгел була.  Гаилә корырга, балалар үстерергә кирәк. Ә безнең эш, гомумән, гастрольләрдән тора.  Шуңа күрә безнең театрда ир-егетләр күбрәк. Былтыр коллективка яшь артист, алып баручы, юморист Раннур Әүхәдиев, моңлы тавышлы, яшь, чибәр җырчы Лилия Шакирва кушылды. Халык аларны яратып кабул итте.

- Үткән 2020нче елда пандемия чорын ничек үткәрдең? 

Былтыр апрельдән тормыш “тукталып” торды бит инде, шул исәптән безнең гастрольләр дә. Күп җирләргә бара алмыйча калдык. Әйткәндәй, ике Премьераны Башкортстан халкы да карый  алмады. Үземә “Таҗ”лы чир белән дә көрәшеп ятарга туры килде. Аның шаукымы миндә бик озакка барды. Театр янә эшли башлап, эшкә чыккач кына “язылып” киттем,  үземне кеше итеп тоя башладым. 

– Сәхнәдән китәргә туры килсә, кем булып эшләр идең?

–  Әлегә үземне сәхнәсез, "Мунча ташы"ннан башка күз алдына китерә алмыйм.Әйткәнемчә, пандемия чорында, озак вакыт сәхнәгә чыкмый торгач, мин моны аңладым.  Әлегә көч-дәртем дә, төрле идеяләрем ташып тора. Коллектив белән бер гаиләдәй яшибез. Директорыбыз һәр нәрсәдә ярдәм итәргә әзер. Киләчәктә дә, дөньялар тыныч булып, исән-имин яшәргә һәм эшләргә язсын инде. Шулай да китәргә туры килсә, кулымда һөнәрем бар – вакытында мин Башкорт дәүләт аграр университетының урманчылык факультетын тәмамлаган идем. Аннан, миннән яхшы гына концерт бригадасы администраторы чыгар иде, чөнки оештыру эшләренә маһирлыгым да бар.Концертларда алып баручы итеп тә чакыралар. Соңгы айларда Рәдиф Зарипов, Илнар Гыйльманшинның концертларында катнаштым. Әлегә "Мунча ташы" тамашаларыннан тыш, сәхнәдәшләрем Әнфис һәм Илгиз белән мәҗлесләр оештыру һәм үткәрү белән дә шөгыльләнәбез. Халык чакырып тора, хезмәтебезне яраталар.

Син эшләгән театр Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә, ә үзеңне гаиләң белән Уфада яши дип беләбез. Эшкә йөрү авыр түгелме?

 - Тормыш иптәшем белән икебез дә Башкортостаннан булгач, йортны Уфа янында төзергә булдык. Олыгая төшкәч барыбер туган якка тартылырбыз, дип уйладык. Гомер буе кеше көлдереп йөреп булмас бит инде дип, алдагысын уйлап хәл ителде. Аннан инде, театр тормышы ул гастрольләрдән тора, гомернең яртысы юлда үтә.

Тормыш иптәшем Айгөл белән ике ул үстерәбез. Иң авыры, әлбәттә,  гастрольләрдә балалардан, гаиләдән аерылып тору.  Ә гомум алганда, туган ягымда яшәп, ике республиканы бер итеп эшли алуыма бик канәгатьмен.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: