Барлык яңалыклар

“Тормышта да матур дуэт булып яшибез!”

Кемнәр ул, бу матур пар?

“Тормышта да матур дуэт булып яшибез!”
“Тормышта да матур дуэт булып яшибез!”

 

Кемнәр ул, бу матур пар?

 

 

Без Хаҗиевлар гаиләсе  белән күптән очрашырга тиеш идек. Рамилнең 55 яшьлек юбилее уңаеннан ук күрешеп сөйләшергә тиеш идек.  Бу очрашуның шулай сузылуына бер урында утырып тормаган журналист белән озак гастрольләрдән кайтып кермәгән артистка, бөтен мәшәкатьләрдән тыш, ковид зәхмәте дә бик зур тискәре сәбәпче булды. Очрашкач та сүзнең шуннан башлануы да гаҗәп түгел. Чөнки һәрвакыт публика, ягъни халык белән эшләүче артистларның бу сынаулы чорны ничек кичерүләрен, кемнең нигә сәләтле булуын, эстрададан тыш ничек яши алуын, нинди табыш исәбенә көн күрүен беләсе килә иде. Инстаграмдагы төрле постлардан тыш, артистларның үзләре белән очрашып сөйләшү күпкә кызыклырак,  тере аралашу, тере аралашу булып калачак ул! Башкортстанның атказанган артистлары Гүзәл һәм Рамил Хаҗиевларның иҗатын күзәтеп баручы, Рамилне якташым буларак та хөрмәт итүче һәм бу парга сокланып яшәүче күпләрнең берсе буларак, очрашуны арытаба сузарга хакым да юк иде.

 

- Ул карантин дигәннәре, башта җиңелчә карасак та, барыбызны да бик нык аптыратты: банкетлар бетте, концертлар бетте... Алай да башта бик кайгырмадык, элек эшләп  тапкан белән яшәп килдек. Аннары ныклап уйландыра башлады…  Булган планнарны  читкә куярга туры килде.


- Җитмеш һөнәр иясе була торып та аптырап калдыңмы?


- Үземнең эшләмәгән эшем юк, шулай да каушатты соңгы арадагы тормыш.


-  Ул үстердең, өй төзедең, күп агачлар утырттың. Тагын нинди зур эшләрең бар әле, Рамил?


- Үз йортың, үз хужалыгың  белән яшәгәч, эшләр күп инде ул... Гомумән, без Гүзәл белән тик тора алмыйбыз, көненә бер нәрсә эшләмәсәк, тыныч кына йоклап булмый. Бермәл куяннар үрчетеп тә булаштым бит әле. 30дан артык  куяныбыз бар иде. Матур гына тәрбияләп, аңлап үрчетә башлаган идем, бәлагә тарыдылар куяннарым. Кыш көне карны койма буена өйгәнбез дә, өйгәнбез. Берәдәк этләр койма аша кергәннәр дә... Ай, куркыныч күренеш иде анда.  7 куянны симертеп кенә өлгерткән идем...  Шул хәлдән соң күңел тартмый әле ул эшкә.
Өйне, әйе, нигез ташыннан башлап үзебез төзедек. Бер катлы итеп сала башлаган идек, ике катлы булып чыкты. Гүзәлгә дә тиде авырлыгы – тик тора торган кеше түгел, төзелештә дә зур ярдәмчем булды. Балалар да кул арасында йөрде. Эштә кулда микрофон булса, кайткач та бер кулда кирпеч, икенчесендә мастерок иде. Туганнар да нык ярдәм итте. Дусларыбыз бик шәп, хәзер инде 30 елдан артык дуслар булып яшибез, туганнар кебек, гел ярдәм итеп кенә тордылар.  Балаларыбыз да, безгә карап, үзаллы хуҗалыкка кызыгып, кияү белән кызыбыз әзер йорт сатып алдылар, ә улыбыз үзе салырга җыена. Ул, мөгаен, безгә караганда, тизрәк төзер, Алла боерса.


- Бүген сез бит инде яңа иҗат кырларында, шулаймы, Рамил?


- Эйе, 30 ел филармониядә хезмәт итеп, стажымны тутырып, бүгенге көндә  “Парлы тамаша”  дигән исем астында үзаллы программа эшләп, үзебезгә автобус сатып алып, гастрольләргә  йөри башладык.

Бар да уңай гына барганда, бу бәла – пандемия  чыкты, эш тукталып торды.  Инде менә “үзем куркам, үзем йолкам” дигәндәй,  концертларны тагын башлап торабыз, тамашачылар бик канәгать.  Халык элеккечә актив йөри алмый, өлкәннәр өчен тыю кертелгән. Күптәнге иҗади, тормыш дусларыбыз Башкортстанның халык артислары   Лилия һәм Халит Фатыйховлар,  дүртебез гөрләтеп эшләп кайтабыз. Концерт ахырында кичке уен кебек, тамашачыларны гармунга  җырлатып, биетеп тә алабыз.

 
- Гүзәл белән матур пар булуыгыз хакында бик күпләр белә. Быел Гүзәлнең алтын юбилее булды. Мәхәббәт тарихыгыз ничегрәк килеп чыкты ул, күпме бергә инде сез?


- Никахлашуыбызга быел 7 июльдә 32 ел булды. Гүзәлгә 50 тулды.
1986 елда училищеда укыганда танышкан идек. 15-16 яшьлек кыз иде әле ул. Безне училищедан колхозга эшкә җибәрделәр. 3 сентябрь көнне 13 автобуста  Дәүләкән районы Карамалы авылына киттек. Мин армиядән кайткан зур егет инде. Карыйм, матур гына бер кыз утыра. Бу кыз миңа карамас инде, димен. Курсташлары - татар малайлары, дуслашып киттек. Укый башлагач та, бергә кайтабыз, бергә барабыз. Әкрен генә караштырып йөрим, дуслашып, сөйләшеп киттек. Бервакыт күрәм, автобус тукталышында берүзе генә тора Гүзәл. Бергә кайттык, сөйләштерергә тырышып карыйм, ачылып китми генә бит. Мин армиядән соң булгач, мине “карт” итеп күргән икән.  “Кит моннан, сиңа уже өйләнергә кирәк” дигән сүзенә:  “Менә кайчан әйтәсең, шунда өйләнешәбез!” дип, кыюлык табып җавап бирдем. Рәхәтләнеп көлештек. Ул вакытларда яшьләр арасында начар уй юк иде. Укыйбыз, шпаргалкалар язабыз, буш вакытта кәрт сугабыз. Гүзәл белән Салават Фатхетдиновның  хатыны Ләйсән тулай торакта бер булмәдә яшәделәр, ә без Ләйсән белән бер бүлектә һәм вокал буенча бер укытучы – Джон Ахметовичта укыдык.  Безнең кавышуыбызда Ләйсәннең дә зур өлеше бар, чөнки ул ни эшләптер бик тырышты безне кавыштырырга.   Шулай итеп, 3,5 ел дуслашып йөргәннән соң, гаилә корып, Аллага шөкер, гөрләшеп яшәп ятабыз.

  

- Рамил, узегез нәнәй-картәтәй. Әти-әниләрегез исәнме?

 

- Аллага шөкер, минем әткәй, әнкәй авылда матур итеп дөнья көтәләр, 80 яшьләрен сикерделәр. Без аларга чиксез рәхмәтлебез. Исән-сау булып, тагын да яшәсеннәр иде. Без өч егет үстек. Әле авылда бакчалар чәчәбез, әти-әнинең дәртенә, дәрманына көнләшерлек тә. Безнең хәл бетә, кәеф төшә, кайвакыт алардан картрак итеп тоям үзебезне (көлә).


- Рамил, син 50 белән 55 яшь арасы бигрәк тиз үтә икән дидең. Ә шул  арада гаиләгездә  нинди үзгәрешләр булды?


- Аллага шөкер дип, шатланып кына торабыз. Биш ел эчендә дүрт тапкыр картәтәй- нәнәй булдык, шөкер. Дустым әйтмешли, оныкны кулыңа тотып алмыйча, тәмен ләззәтен аңлап булмый икән. Аларның тәмлелеге... Хәзер бездә - ике кыз, ике малай.  Кызлар - Алиса, Камила,  малайлар -
Нурлан, Ранель. Балалар, оныклар килә, онык сөюе рәхәт, тәмен тоеп, сөясең, чөнки балалар үстергәндә барысына да вакыт та җитеп бетмәгәндер…

- Пандемия вакытында да  оныкларың белән нидер ясап, уйлап чыгарганнарыңны интернет челтәрләреннән күзәтеп барабыз.

 

- Әйе, бакчаны бәләкәйләтеп, газон өстенә балалар өе, “песочница”лар эшләп куйдык. Төрле-төрле төсләргә буяп та куйгач, балалар бакчасындагы кебек булды. Малайларга нәрсә эшләп куярга дип баш ватам…. Дуслар шаярталар, малайларга  “американский горка” эшләрсең микән инде диләр…   Бәлки, гастрольләрдә йөреп, өйдә тормасак, бу эшләрне эшләргә вакыт булмас иде.   Кайчандыр уемда бар иде, оныклар булгач, алар белән флюгер ясап куярга.  Аны да эшләп, гараж башына мендереп куйдык. Флюгер-самолетыбызның  номерлары да бар –  “РГ 07 07 1989”. (бу безнең гаиләбезнең туган көне).


- Рамил, кеше өчен иң мөһиме гаиләме?


- Әлбәттә. Гаиләгә кайтасың, яшисең. Шул мөһим.
Беренчедән, иң зур бәхет - кемгәдер кирәк булу: мин – аңа, ул – миңа. Бер-беребезне тулыландырып торабыз. Аңа ничек, миңа аның белән шулай рәхәт. Бер-беребезгә “матурчик” дип дәшәбез.


- “Җаныңның яртысы”, димәк?


- Шулай, чын.


- Кире яшьлеккә кайтасың киләме?

 

- Юктыр…  Гүзәлнең шаярып әйткән сүзе ошый миңа (көлә):  “Мин яшьлеккә кайтмас идем ди. Яңадан укып, кияүгә чыгып (кемне очратасың әле), яңадан бала табып, попутный белән авылга кайтып, өйлэр салырга кирәк. Арыдым”, –  ди. Мин барысына да канәгать, Аллага шөкер. Шуңа күрә кире кайтырга түгел, алга барырга кирәк. Шундый девиз белән яшибез.   Ә шулай да, бүгенге карашым белән карасам, яшь чакта  каядыр чакырсалар, китәр идем, җөръәт итәр идем. Элек чикләүләр зур иде. Кыюсызлык та зур булган.  Чаллыны узып киткәндә: “Гүзәл белән Салават чакырганда киткән булсак, бәлки монда яшәр идек без”, дип  көлеп үтеп карап китәбез.  Әлбәттә, үкенмибез, чөнки үз илебездэ хезмәт итәбез дип горурланып яшибез. Урыс әйтмешли, “где родился – там и пригодился”.


- Сез “Кәмит-Җәвит”тә дә кунак булдыгыз бит әле.


- Әйе, Җәвит Башкортстаннан якташларын  чакырды, бик күңелле йөреп кайттык. Кызыклы булды ул тапшыру. Кабатлап күрсәтеп торалар.

 
- Рамил, филармониядә 30 ел эшләве бик җиңел булмагандыр?


- Төрле чаклар булды (көлә).  Өч халыкка хезмәт иттем.  Сабырлыгым, күтәренке кәефле булып кала белүем миңа бер урында озак эшләргә форсат биргәндер.  Хөкүмәт акчасына гына өй салып булмый, аны барысы да белә…  Коллегаларыма рәхмәт, гастрольләр арасында качып кына банкетларга да барып килергә туры килә иде. Сатмадылар (көлә).   Ә дөресен әйткәндә, мин мәктәптэә укып, сәхнәләрдә җырлап  йөргән чакта, үземне Башкортстаныбызның күренекле  артистлары  –  Шамил Хамадинуров,  Халит-Лилия Фатиховлар, Нәзифә Кадырова  һәм башка шәхесләр  белән бер коллективта һәм бер сәхнәдэ эшләп хезмәт итәрмен дип башыма да китермәгән идем.

 
- Сез сәхнә югарылыгын бәялүче парлар, шулаймы?


- Сәнгать булгач, сәхнәгә менгәч аның дәрәҗәсен сакларга кирәк. Дәрәҗәне белергә, кадерләргә кирәк. Аннары, тышкы кыяфәт тә сокланырлык булырга тиеш. Минем Гүзәл һәрвакыт моңа зур игътибар бирә, чөнки син сәхнәгә менгәнсең икән – матур бул. Халык сиңа карый. Кызганычка каршы, бүгенге көндә, мода дип, сәхнәгә тишек джинсы да киеп менәләр.  Сәхнәдә дә матур дуэт сез, диләр. Без инде сәхнәдә генә тугел, тормышта да матур дуэт булып яшәргэ тырышабыз.

 
- Рәхмәт, Рамил, Гүзәл, бар яклап та уңышлар телибез сезгә!

 

Алсу ТӨХВӘТУЛЛИНА.

“Тормышта да матур дуэт булып яшибез!”
“Тормышта да матур дуэт булып яшибез!”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: