Барлык яңалыклар

"Клон" сериалындагы йолдызның гомере өчен көрәшәләр

Зейн ролен башкарган актер коронавирусны авыр кичерә.

"Клон" сериалындагы йолдызның гомере өчен көрәшәләр
"Клон" сериалындагы йолдызның гомере өчен көрәшәләр

Бразилиядә 52 яшьлек актер Лусиано Шафир гомерен саклап калу өчен табиблар көрәшә. Ул коронавирус инфекциясен бик авыр кичерә. 22 июньдә актерны реанимациягә салалар һәм ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Бу турыда StarHit яза.

10 июльдә аның хәле бераз яхшыра.

«Ул интенсив терапия бүлегендә. Сәламәтләнү турында сөйләргә иртәрәк әле, ул үз аңында. ИВЛ аппаратыннан аердылар, хәзер табиблар эшли», — дип әйткән актерның якыннары.

Шафирның юан эчәклегенең бер өлешен кисеп алу өчен операция ясаганнар. Бу Covid-19 авыруыннан өзлегү сәбәпле килеп чыккандыр дип фаразлыйлар.

Лусиано Шафир «Клон» сериалында Зейн ролен башкарган иде.

Чыганак: intertat.tatar

Фото: intertat.tatar

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: