+13 °С
Болытлы
“Хәерле көн, кадерле дуслар!
Карагыз әле, әкият бит бу. Алмасы да бар, чәчәк тә атты. Шулай булырга момкинме ул? Нәрсә бу? Яхшылыкка булсын инде. Матурлыкка булсын. Менә бит, әй алла...
Мин сезгә һәрберегезгә, бигрәк тә минем яшьтәшләргә шушы алма сымак икенче яшьлегегез чәчәк атуын телим, исән-сау булыгыз! Әкият бу, җәмәгать. Әкият! Мондый әйбернең булганы юк иде”, – ди Инстаграмда урнаштырган видео кадрлары артында Салават әфәнде. Аның бакчасындагы алмагачы, алмалары өлгереп килүгә карамастан, чәчәк тә аткан.