Барлык яңалыклар

“Просто Мария”дә уйнаучы Виктория Руффо бүген ничек яши?

Ул сериалны сез дә карадыгызмы? 90нчы еллар башы... Әле дә хәтердә, һәр көнне бөтен эшләрне ташлап, зәңгәр экраннар янына шул сериалны карарга ашыга идек.

“Просто Мария”дә уйнаучы  Виктория Руффо бүген ничек яши?
“Просто Мария”дә уйнаучы Виктория Руффо бүген ничек яши?

«Просто Мария» сериалын сез дә карадыгызмы? 90нчы еллар башы... Әле дә хәтердә, һәр көнне бөтен эшләрне ташлап, зәңгәр экраннар янына шул сериалны карарга ашыга идек.

Төп герое  Мария Лопес- Виктория Руффоны хәтерлисезме? Тормышта аның язмышы ничек үрелде икән, гаиләсе, балалары бармы?
Виктория Руффо 1962 елда Мексикада гади хезмәтчеләр гаиләсендә туган. Гаиләдә өч кыз үскәннәр. Виктория кечкенәдән игътибар үзәгендә булырга яраткан: тамашачылар алдында чыгыш ясарга оялып тормаган һәм үсмер вакытында кино кастингларына йөргән. Шуңа күрә ул 18 яшеннән үк сериалларда төшә башлаган.
Руффоны бик күп фильмнарда уйнарга чакырганнар, ә 1989 елда «Просто Мария» сериалы белән ул русиялеләргә дә танылды.

Гаилә хәленә килгәндә, аның беренче ире - «Просто Мария» фильмының продюсеры һәм режиссеры Эухенио Дербес. Аларның Хосе Эдуардон исемле уллары дөньяга килгән. Тик бу никах 1996 елда таркалган - Дербес хатыны уңышыннан көнләшкән, диләр...
2001 елда Руффо язмышын тагын бер тапкыр сынап карый - юрист һәм сәясәтче Омар Фаядка кияүгә чыга. Икенче иреннән игезәкләр - Ануара һәм Виктория дөньяга килә.
Бүгенге көндә Виктория Руффо Мексикада иң популяр актриса гына түгел, шулай ук театрда уйный һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы булып та эшли. 60ка җитеп килүче актриса һаман да чибәр һәм мөлаем. Ул беркайчан да пластик операция ясатмаган һәм мондый процедураларны табигатькә каршы бару дип саный.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: