Барлык яңалыклар

Спорт йолдызы Кырымга барган

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова Кырымда булган.

Спорт йолдызы Кырымга барган
Спорт йолдызы Кырымга барган

Алинә Заһитова-ялгыз шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы, дөнья (2019) һәм Европа (2018) чемпионы, Гран-при финалы җиңүчесе (2017), Русия чемпионы (2018), команда ярышларында 2018 елгы Олимпия уеннарының көмеш призеры, Европа чемпионатының (2019), Гран-при финалының  (2018) һәм 2017 елгы Русия чемпионатының (2018) көмеш медальлләре иясе. Шулай ук Заһитова-2017 елгы яшүсмерләр арасында дөнья чемпионы, 2016-2017 елгы юниорлар Гран-при сезоны финалында җиңүче һәм юниорлар арасында Русия чемпионы (2017).

Заһитова-Русия тарихында беренче ялгыз фигуралы шуу остасы, дөньяда фигуралы шуу буенча бөтен титулларны яулаган спортчы.

Спорт йолдызы Алинә Заһитова Кырымда булган һәм Ялтада «Артек» Халыкара балалар үзәгендә ял итүче балалар белән очрашкан.

«Артек»ка барган юлда спортчы тирә-якны фотога төшереп, «Безнең Ватан» дип  рәсем асты язган. 

Чыганак: championat.com

Фото: championat.com

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: