Якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаевның гаиләсе зурайган. Тормыш иптәше Айгөл 6 июльдә Казанның 1 санлы бала тудыру йортында ир бала тапкан. Сабыйга нинди исем бирерләр - бу турыда әлегә хәбәр юк. Белүебезчә, Рөстәмнең балаларының исемнәре бик матур — Гөлназ, Мөслим, Әминә. Яңа туган бәбигә дә бик шәп исем кушарлар, мөгаен.