Барлык яңалыклар

Владимир Меньшов вафат

Режиссёрны белмәгән кеше бар микән?

Мәскәүдә 82нче яше белән баручы режиссёр Владимир Меньшов вафат булган.

Владимир Меньшов – барыбызның да мәхәббәтен яулаган “Москва слезам не верит”, “Любовь и голуби”, “Сказ про то, как царь Пётр арапа женил”, “Ширли-мырли” һәм башка фильмнар режиссеры. Меньшовның үлеме сәбәбе – коронавирус, дип хәбәр итәләр “Мосфильм”да.

“Мосфильм” коллективы Владимир Валентиновичның якыннары, туганнары һәм коллегаларының кайгыларын уртаклаша. Сезнең белән кайгырабыз. Без киностудиягә барлык иҗади көчен һәм чагу талантын багышлаган искитмәле дус, мосфильмчы һәм чын-чынлап халык режиссёрын югалттык”, – диелә хәбәрдә.
Читайте нас: