Барлык яңалыклар

Киркоров Люсяны нигә эшеннән азат иткән?

"Пока, Люся!" диярлек нинди хәл булган?

Күпләр Филипп Киркоровның кайчандыр Люся – Людмила Дороднова исемле ярдәмчесе булганлыгын беләдер. Домработница була инде, урысча әйтсәк. Ләкин артист Люсяны үткән ел ахырында “пенсия”гә җибәрде. Сәбәбе – күрергә тиеш булмаганны күргән, диләр. Менә сиңа, мә!
Люся Филипп йортында берничә дистә ел хезмәт иткән. Башта ул озак вакытлар Пугачевада эшләгән, йолдызның хуҗалыгын алып барган. Аннары поп-корольнең йортына күчкән. Бер сүз белән әйткәндә, Люся йолдызларга 30 еллап хезмәт иткән булып чыга. Филипп “Люсяга нык рәхмәтлемен, ләкин ул хуҗалыкны алып барырлык яшьтә түгел инде”, дигән. Ханым үзе Андрей Малаховның тапшыруы вакытында студиядә: “Күрергә ярамаган нәрсәне күрдем шул”, - дигән. Әмма нәрсә күрүен әйтмәгән. Һәм йолдызларның бик күп серләрен белүе, әмма аларны үзе белән кабергә алып китәчәге турында әйткән.
“Филипп беркайчан да берни дә кызганмады, юмарт булды, - ди ул. – Берәр нәрсә теләсәм, акчаның кайда ятканын беләсең, теләгәнеңне бар да сатып ал дия торган иде Филипп...”
Люся үзенең Пугачева белән дәвалаучы Джунаның сугышканын күрүе турында да сөйләгән.
Читайте нас: