Барлык яңалыклар

Элвин Грей Салаватка тәвә кошы чебешләре бүләк иткән

Гади генә түгел, ә нәкъ менә Африканыкы!

Элвин Грей Салават Фәтхетдиновка тәвә кошы чебешләрен бүләк иткән. Әйе, дөрес укыйсыз, тәвә кошы, ягъни страус. Гади генә түгел, ә нәкъ менә Африканыкы!

Элвин Грей аларны тартмаларга салып, машинасында Салават Фәтхетдиновның өенә китереп биргән. Алар бишәү. Шулай ук тәвәнең йомыркасын да алып килгән.

- Ярты ел элек Салават абыйга Африка страусларын бүләк итәм, дип вәгъдә биргән идем. Менә бүген, ниһаять, алып килдем. Хәзер инде тизрәк үскәннәрен күрәсе килә. Алар 2,8 метрга кадәр җитәләр, - ди Радик. Салават абый бу бүләккә шатланган, страусның йомыркасын кулына алып:
- Үз гомеремдә мондый зур йомырка тотып караганым юк иде, - ди.

Фәтхетдиновның маллар яратканын һәм фермасында бик күп төрле йорт хайваннарын асраганын беләбез. Аның кош-кортлары, кәҗәләре генә түгел, павлиннары, хәтта ишәге дә бар. Менә инде хәзер биш тәвә дә үстерәчәк.
Әйткәндәй, тәвә ите холестеринсыз, шикәр авырулы кешеләргә дә бик файдалы, дөнья базарында кыйммәт бәядән сатыла торган диетик ит ул.
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: