Барлык яңалыклар

“Безнең атлар җигелгән”

Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар кая җыенганнар?

Җәй – ул озайлы яллар, күңелле мизгелләр чоры. Эстрадабызның пар сандугачлары Ләйлә һәм Рөстәм Галиевларның җәйләре ничек үтә икән? Алар белән элемтәгә чыгып, шул хакта кызыксындык.
Ләйлә:
Яңалыкларга килгәндә, җәй – бигрәк тә балалар өчен күңелле мизгел бит инде, әлеге вакытта алар әти-әниләрдә ял итәләр. Диңгезгә җәй ахырында барырбыз, бәлки, әгәр планнар үзгәреп китмәсә.
Пандемия чорында йорт сала башлаган идек, әле аның эшләрен тәмамлап киләбез. Безгә ул бик ошый, барысына канәгатьбез.
Иҗатка килгәндә, яңа концерт мизгеленә әзерләнә башладык.
Рөстәм:
Тамашачыларыбыз өчен яңа матур җырларыбыз әзер. Аларга аранжировкалар эшләнгән. Тавыш яздыртасы гына калды. Артистлар өчен бездә шул ягы бар бит - җырлар яздыру бик мәшәкатьле. Башкортстанда яхшы студияләр юк, дияргә була, профессиональ аранжировкалаучылар Казанга тартыла. Гомум алганда,безнең атлар җигелгән инде. Кайсы якка аларны борырга туры килерен тормыш үзе күрсәтер. Яраткан тамашачыларыбызны яңа җырларыбыз белән шатландырып, киләчәктә дә исән-имин яшәргә язсын.
Ләйлә:
Бу пандемия һәм чирләр белән әле дөньяның билгесез бер чорында яшибез шул, иртәгә ни буласын әйтеп тә, күзаллап та булмый. Шуңа күрә тормыш артыннан артык та кумыйча, булганына шөкер итеп, киләчәккә матур өметләр белән яшибез.
Читайте нас: