Барлык яңалыклар

Алар янә сәхнәдә

Ришат һәм Айгөлнең гаилә дуэты 2015 елларда күтәрелеп алды да, берара онытылып торды кебек. Бүген кабат концертлары, яңа клиплары белән халыкны сөендерәләр. Иҗатларының бер эздән генә, тигез бармавының сәбәбе нидә икән?

Айгөл:
- Бу күбрәк матди як белән дә бәйледер. Аннан декрет ялында булу да үзенекен эшләде. Мин бәби белән утырганда Ришатның үзенә генә чыгышлар ясап йөрүе авыррак иде. Безне барыбер дуэт буларак кабул итәләр бит.
Кеше гел янып кына да тормый. Сүрелеп алган вакытлар да була. Шулай түбән төшеп алабыз да, кабат янәдән икебез дә илһамланып эшкә керешәбез. Бер күтәрелү, бер төшүләргә шулар барысы да тәэсир итә.
Ришат:
- Безнең элек бер дә продюсер белән эшләгәнебез юк иде. Гомумән, татар эстрадасында продюсер белән эшләү һәм аның ярдәме белән популярлашу бик сирәк күренеш. Нигәдер аны татар эстрадасына кертеп бетерә алмыйлар. Без үзебез Виталий Агапов белән өч елга контракт төзедек. Эксперимент рәвешендә, ничек булыр икән дип кенә алынган идек. Быел аның вакыты тәмамланды һәм безгә бик ошады дип әйтәсебез килә. Шушы вакыт аралыгында яңа җырларыбыз чыгып, өскә күтәрелеп алдык.
Хәзер күбрәк җырларның раскруткасына игътибар итәбез. Социаль челтәрләрдә яңа җырларны һәм үзебезнең яңалыкларны чыгарырга өйрәндек. Әле безнең ныклап күтәрелергә вакытыбыз җитмәде. Аны әле алда дип уйлыйбыз!
Читайте нас: