Әбри Хәбриевның: «Татар халкы – комплекслы халык. Бездә бу ярамый, теге ярамый. Болай киенергә ярамый, болай сәхнәгә чыгарга ярамый… Мин Америка стендапларын карарга яратам – анда икенче атмосфера. Аларда кысалар юк: аңлаганы аңлый, аңламаганы аңламый. Аңламаган кеше шар ярып: „Мыскыл итте“, – дип кычкырып йөрми. Ошамады икән – үткәрә дә җибәрә. Каядыр язып, тәнкыйтьләп утырмый. Безнең тамашачыда, бигрәк тә журналистларда шундый әйбер бар – син сәхнәдән кечкенә генә китек әйбер әйтәсең икән, өч полоса тутырып зур мәкалә язып чыга», – дигән сүзләре
intertat.tatarда дөнья күргәч, артистны “тетеп” ташладылар.