Мамаев белән Кокорин фамилияләре футбол яратучыларга яхшы таныш. Бу икәү спортчылар буларак кына түгел, сугыш чукмарлары буларак та танылды. Судлар аша үтеп, җәзаларын алып, иреккә чыксалар да, алар аралашудан туктамаган.
Шулай итеп, “Матч ТВ” эфирында «Ростов» командасының ярымяклаучысы Павел Мамаев “Сочи” командасының һөҗүм итүчесе Александр Кокорин белән дуслыгы турында сөйләгән.
Мамаев булып үткән күңелсез хәлләрдән соң Кокорин белән аралашудан туктамавы турында белдергән, чөнки алар тиешле нәтиҗәне ясаган инде. “Без бу хәлгә үзебез тарыдык, беркем беркемне гаепләмәде. Мин – яхшы, син – начар дигән нәрсә булмады”, - диде футболчы.
Хәтерегездәдер, 2018 елның 8 октябрендә Мамаев белән Кокорин 2,5 миллион сум акча түгеп, дуслыкларының чираттагы “еллыгын” билгеләп алганнан соң, Мәскәү уртасында сугыш оештырдылар. ЧП нәтиҗәләре буенча спортчылар җинаять җаваплылыгына тарттырылды, иректән мәхрүм итү урыннарында бер елга якын утырып чыктылар.