Бүген һәркемнең кесәсендә фотоаппаратлы телефон йөри. Уңга карасак та төшерәбез, сулга карасак та төшерәбез. Йөзләгән кадр белән телефонның “хәтере” тула. Ә арасында чынлап кадерле мизгелне эләктергән кадр булмаска да мөмкин... Фотога төшерү дә осталык таләп итә шул.
Бу кадрда Юрий Никулин һәм Наталья Варлей Ай-Петри тавында “Кавказская пленница” фильмын төшерә башлар алдыннан. Кырым, 1966 ел.
Кызганычка каршы, авторының исеме фотодан аерылып калган. Интернет киңлекләрендә ул үзе генә йөри. Тик бу аның әһәмиятен киметми. Гаҗәеп кадр, шулаймы?
*Кәефең яхшы булса, күп изгелек кылырга мөмкин.
*Әшәке кешеләрдән үч алып йөрмәгез. Бәхетлерәк булыгыз. Һәм алар аны күтәрә алмас.
*Безнең дә җиңүләребез күп булыр, иң мөһиме, ул җиңүләр кулларга корал тотып яуланмасын.
*Көлүне ишетү- шатлык, ә көлдерә алу - горурлык минем өчен.
*Кешеләрне көлдерә алуыма гел шатлана идем. Кем яхшы көлү белән көлә, ул башкаларга да яхшылык йоктыра.
* Үзаллы өйрәнегез, тормыш өйрәткәнне көтмәгез!