Барлык яңалыклар

Салават Фәтхетдиновның да көймәсе көрчеккә терәлгәнме?

Пандемия иң беренчеләрдән булып йөгереп барган җирдән сугып еккан кебек артистлар тормышын үзгәртте шул...

Пандемия иң беренчеләрдән булып йөгереп барган җирдән сугып еккан кебек артистлар тормышын үзгәртте. Бер айга түгел, ә бер елга алдан төзеп куелган концерт графиклары аркылыга сызылды да ташланды. Хәзер кем ничек булдыра ала, шулай акча эшләргә тырыша. Салават Фәтхетдиновның да көймәсе көрчеккә терәлде микән... Үзенең инстаграм битендә реклама урнаштырган. 26 апрельдә беренче оныгы Хәятнең туган көне булган. Җырчы аңа бүләк алган кибетне мактап видео төшергән.
“Аптырап ятмагыз, мин эшләгән эшләрне кабатларга тырышыгыз”,- ди.
Әмма бу күренеш болай да ачулы халыкның ачуын тагын да ныграк чыгарды бугай.
“Күп кешенең ипи алырга акчасы юк, ә син алтын алырга кушып мактанып утырасың. Синең акчаң юк шул бөтен кешедә дә”,- дип тетмәсен тетәләр Зәкиечның.
Читайте нас: