Барлык яңалыклар

Мәктәптән туры хәрби комиссариатка киткән

8 сыйныфны тәмамлаганда үзләрен “почти” очучы итеп хис иткән ике дус.

Бәләкәй чакларында очучы булырга хыяллангаман малайлар бик аздыр инде ул. Әмма Рафаэль Латыйпов кебек максатына ирешү өчен кыю адымнар ясаучылары күп түгел. Дусы Наил белән күкне яуларга теләгән алар. Бу эшне ничек башларга белмичә, мәгълүмат эзләп, “Яшь Ленинчы” гәзитенә язганнар. Аннан малайларга Казандагы авиамодельчеләр клубының адресын күрсәтеп, шунда хат язарга кушкан җавап килгән. Дуслар әлеге клубның әгъзалары булып киткән. Аннан посылка белән җибәрелгән күнегүләр, уенчык очкычларның схемалары, детальләрен алып очкыч ясаганнар һәм лапас башына менеп очырганнар.
8 сыйныфны тәмамлаганда үзләрен “почти” очучы итеп хис иткән ике дус район хәрби комиссариатына киткән. Шушы юнәлештә укырга җибәрүләрен сораган алар. Әмма “Егетләр, әйдәгез тәүдә урта белем алыгыз, урысчагызны ныгытыгыз. Аннан соң без сезгә булышырбыз” , - дип кайтарып җибәргәннәр. Әмма унынчыны беткәндә хыяллары үзгәргән инде егетнең.
Читайте нас: