Аракысын яшереп куйган өчен...
Русиянең атказанган артисты Вера Воронкованы популяр фильмнар аша беләбез. Ул “Кодекс чести”, “Дневник убийцы”, Любовник” киноларында уйнап, танылу яулады. Аның 13 яшьлек үсмер кызын кыйнавына берничек тә ышанасы килми-килүен, тик...
Кызы әйтүенчә, соңгы чорда әнисе, күңелсезлекләрдән качып, эчкәли башлаган. Көннәрдән-бер көнне бала , әнисе йоклаган чакта, фатирдагы бар шешәләрне яшереп куйган, шуның белән әнисен айнытырга теләгән. Әнисе исә, уянып, аракысын күрмәгәч, кызына ташланган һәм бик каты кыйнаган. Кызкай чарасызлыктан аерым яшәгән абыйсына мөрәҗәгать иткән, анысы сеңлесен тизрәк табибларга алып барган.
Медиклар әйтүенчә, баланың диагнозлары артык җитди: анда – баш сөяге-баш мие травмасы, баш мие селкенү, битләрендә көчле күгәрү, күкрәк читлегенең көчле бәрелүе, кулбашларында кан савулар, бар тәнендә тырналу һәм кан саву эзләре күзәтелә.
Артист исә үзе бу хәлләрнең берсен дә хәтерләми, ул: “кызыма бер тапкыр гына сугып алдым”,- ди...