Барлык яңалыклар

Айдарның карантинлы кичләре

Бер кыенның бер рәхәте була инде монысы.

“Болай булыр дип кем уйлаган? Бөтен ил, дөнья белән карантинда утырабыз. Шулай да һәр нәрсәнең уңай якларын табарга тырышабыз. 30 ел эчендә беренче тапкыр шулкадәр озак өйдә, гаиләм янында торам. Бәләкәчләрем үскәнен күрәм. Оныкларны әйтәм инде. Сафия белән ешрак аралашам, Самираның үскәнен күрәм көн дә. Үземнең балаларның үскәнен күрми дә калганмын икән мин. Менә хәзер оныкларны күрергә мөмкинлек булганга шатланып йөрим. Өйдә торганда мәңге карамаган киноларны карадым. МтачТВ каналыннан элеккеге легендар футбол, хоккей матчларын карап чыктым.
Үз өемә күчкәннән бирле яхшылап тәртип урнаштырырга вакыт таба алмый идем. Менә ул вакыт килеп җитте. Моңа тиклем күзгә ак-кара күренми чапканбыз да чапканбыз икән бит. Туктап уйланырга да вакыт табылды. Бу да зур плюс.
Иҗатка килгәндә, баянга, гитарага әйләнеп кайттым, җырларымны барлыйм, концерт программасына үзгәрешләр кертәм. Уйланырга вакыт бар – бу да плюс бит.
Инстаграм аша тамашачыларым белән турыдан-туры бәйләнешкә чыктым. Үзенә күрә кызыклы формат, кызыклы аралашу дип таптым. Андый формат та кирәк икән. Шунысы кызык: концертта арыган кебек туры эфирда да арыйсың. Меңәрләгән кеше кереп карагач, энергия күп сарыф ителә икән...” – ди җырчы.
Читайте нас: