Барлык яңалыклар

Алсу Әбелханова төрле илләрдә яшәүче милләттәшләребезне җыр аша очраштыра

Алар бергәләшеп "Аерылмагыз!" җырын башкара.

Яраткан җырчыларыбыз Венера Ганиева, Айдар Галимов, Филүс Каһиров, Алсу Әбелханова, Лилия Муллагалиева, Резеда Шәрәфиева һәм Австралия, Канада, АКШ, Кытай, Франция, Бөекбритания, Чехия, Казахстан, Үзбәкстан илләрендә, Мәскәү, Казан, Уфа шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребез белән “Аерылмагыз” җырын бергәләп башкаралар.


Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова үзенең инстаграм челтәрендәге битендә: “Бергә булыйк! Бөтендөнья татарлары белән флешмоб”, - дип яза һәм катнашучыларга рәхмәтен белдерә.


“Бу идея ничек туды?” - дигән сорауга Алсу Әбелханова:


Егерме елга якын Бөтендөнья татар конгрессында солистка булып эшләдем. Филармония хезмәткәрләре белән чит ил Сабантуйларында күп тапкырлар чыгыш ясадык. 2019 елда Канадада Торонто һәм Монреаль шәһәрләрендә милли бәйрәмебездә катнаштык. Париж, Берлин, Вена шәһәрләрендә, Төркия, Израиль, Кытай, Австралия һәм башка илләрдә милләттәшләребез каршысында чыгыш ясау бәхете тиде.

Үзизоляция чорында Америкада яшәүче милләттәшләребез тәкъдиме белән чит ил татарлары өчен онлайн-концерт оештырдык. Мин студиядән туры эфирда чыгыш ясадым. Сәгать ярым дәвамында җырлаштык, аралаштык. Төрле илләрдән сәламнәр килде.

Бу эфирдан соң, дөньяның төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребезне берләштереп, җыр яздыру уе туды”, – дип бүлеште.




Читайте нас: