Барлык яңалыклар

Җәвит Шакировка ни булган?

Март-апрель айларында гына да 22 концертлары күчерелгән.

Булмаган, борчылмагыз. Кырын ятып тамчылап тамган каен суын «чүпли» ул. «Файдасы күп, коронавирустан иң ышанычлы дәва шушы!» - ди.
Аңа карап, бу җырчының бер кайгысы да юк икән дип уйларга була. Әмма чынлыкта Җәвит абзыйның да күңелен бимазалаган нәрсәләр шактый икән.
Март-апрель айларында гына да 22 концертлары күчерелгән. «Күчерелде дип әйтеп тә булмый әле, аларның кайчан куелачагын бер Аллаһ белә. Көзгә таба да җиңел генә булмас әле ул. Бөтен артист ябырылып концерт куя башласа, буш заллар табуның авырлашуы бар. Бер көн эшләп, бер көн ял итү юк бит ул артист халкында. Гастрольләргә чыгып киткәч, рәттән урап кайтасың», - дип сөйләгән җырчы Интертат журналистына.
Фото: җырчының инстаграм битеннән.
Читайте нас: